news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Белгородта теракт: полигонда хәрби әзерлек үтүчеләргә атканнар

news_top

РИА Новости хәбәр итүенчә, Белгород өлкәсендә Көнбатыш хәрби округның полигонында террор акты булган. СНГ илләренең берсеннән килгән 2 кеше атыш оештырганнар. Алар хәрби хезмәткә үз теләкләре белән килүчеләргә ата башлыйлар. Террорчыларны атып үтерәләр.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, 11 кеше үлгән, 15 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Теракт иртән 10да булган. Әмма аның хакында 11 сәгатьтән соң гына билгеле булды. 

«Царьград» сайты «һәлак булучылар 22, яраланучылар 16» дип яза. Бу сайт мәгълүматлары буенча, атучылар өчәү булган, берсе кача алган. Һәлак булучылар – мобилизацияләнүчеләр, диелә. Конфликтны «дини/милли низаг булгандыр» дип тә, «атучылар – Украинадан килгән диверсантлар» дип тә фаразлыйлар. Атучыларны Таҗикстаннан, дип тә язалар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 октябрь 2022
    Исемсез
    Ахыры хәерле булсын...
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар