Бүген көндез Белгород үзәгендә күктә көчле шартлау булган – ПВО эшли башлаган булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Көчле шартлаудан йортлардагы тәрәзәләр дә селкенгән. Әлегә бу хакта рәсми комментарийлар булмады, диелә хәбәрдә.
Кичә ПВО системасы Грайворонск шәһәр округында Валуйский районында да эшләгән. Моннан тыш, Шебекинодагы атышта ике кеше һәлак булган.
Украина гаскәрләре Россиянең чик буе төбәкләренә даими һөҗүм итә. Брянск, Курск, Белгород өлкәләрендә һәм Кырымда террористик куркынычның дүртенче дәрәҗәсе гамәлдә.