Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгородны тагын утка тоталар: урамда йөргән хатын һәлак булган

news_top_970_100
Белгородны тагын утка тоталар: урамда йөргән хатын һәлак булган

Бүген иртән Украина кораллы көчләре Белгородны кабат утка тотты. Бер снаряд күп катлы йорт янына төшкән, һәм автомобильләргә ут капкан.

35 яшьләр тирәсендәге бер хатын һәлак булган мизгел видеокамерага эләккән. Ул сигезенче яртыда Есенин урамында 2 этен урамда йөртергә алып чыккан булган. Снаряд нәкъ аның каршысында шартлый. Ул үзе дә, 2 эте дә шунда ук үлгән.

Өстәмә: соңрак этләрнең берсе исән калганы билгеле булды. Ул шартлау вакытында аңын югалткан булган, бераздан аңына килгән һәм үлгән хуҗасы яныннан китмәгән.

Шәһәрне аттырганда 2 кеше яраланган. Шәһәр бала таптыру йортларының берсенә зыян килгән.

Белгород телеграм-каналларында шәһәрне аттырган мизгелләр таралды.

Кичә Белгородта 2 күп катлы йорт һәм «Белгород Арена» зыян күрүе турында хәбәр булган иде. Шәһәрне Чехиядә ясалган «Вампир» ракеталары белән аттырганнар, дип хәбәр итә SHOT. Аларның сигезе бәреп төшерелгән. Җиргә төшкән ярчыклар белән 7 кеше яраланган, аларның берсе авыр хәлдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100