news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Белгородны коточкыч утка тотканнар: шәһәрдә янгыннар, һәлак булучылар күп

news_top

Белгород губернаторы Вячеслав Гладков өлкәне утка тоту турында хәбәр итте. Губернатор хәбәрендә 1 кешенең һәлак булуы, 7 кешенең яралануы билгеле булса, «ШОТ» каналы соңрак 2 кешенең һәлак булуы, яраланучыларның 14 булуын хәбәр итә.

Шәһәрдә күп катлы йортка, бизнесменнарның биналарына һәм балалар бакчасына снаряд тигән. Бер снаряд җиңел автомобильгә тигән, андагы 1 кеше һәлак булган. Шәһәр янындагы Дубовое бистәсендә 2 шәхси йортка ут капкан, шулай ук «Сити Молл» сәүдә үзәге янында янгын чыккан.

22.12 сәгатькә «ШОТ» каналы һәлак булучыларның 5, яраланучыларның 37 булуын хәбәр итә. 1 хатын-кыз һәм 4 ир кеше «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк һәлак булган. Һәлак булучыларның саны тагын да артуы ихтимал – 7 кешенең һәм 3 баланың хәле бик авыр, дип хәбәр ителә.

Күп кенә йортларның тәрәзәләре ватылган. 20гә якын автомобиль зыян күргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар