Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгородка ракета һөҗүме вакытында 6 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган

news_top_970_100
Белгородка ракета һөҗүме вакытында 6 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган
Телеграм-каналлар

Белгородка ракета һөҗүме вакытында 20дән күбрәк кеше зыян күргән. Бер сәүдә үзәгенә, шәхси йортларга, шулай ук Спортивная урамындагы мәктәп стадионына зыян килгән.

Ракета кибеткә килеп төшкән мизгел видеога эләккән.

Фаҗига урынында табиблар һәм полиция эшли.

Белгород өлкәсе территориясендә ПВО чаралары ярдәмендә 14 реактив снаряд юкка чыгарылган, дип хәбәр итә Россия Оборона министрлыгы. Аларның калдыклары шәһәрнең төрле җирләрендә табылган.

Һөҗүм урыны

Соңгы мәгълүматлар буенча, һөҗүм вакытында шәһәрдә 6 кеше һәлак булган, алар арасында 2 бала да бар. («Лайф 9 кеше һәлак булган дип яза, РИА Новостида – 6 кеше) 20дән күбрәк кеше зыян күргән, 10 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, авыр хәлдәге 6 кешенең башы һәм аяк-куллары имгәнгән.

Белгородтагы сәүдә үзәгенә һөҗүмнең беренче мизгелләре. Атыш вакытында бинада булганнар урамга чыга, яралыларга ярдәм итәләр.

Белгородта үлгән баланың берсенә 4 ай булган. Ракета белән аттыра башлаганда, гаилә мәктәп янында саф һава сулап йөргән. Валя исемле кыз бала бишектә була. Аңа ярчык эләккән. Аның әнисе яраланмаган, аның белән психологлар эшли.

10 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

Һөҗүм вакытында мәктәптә булган балалар цоколь катындагы бомбоубежищега төшкән. Куркыныч астына куймас өчен, беркемне дә өйгә кайтарып җибәрмиләр.

Утны Харьков өлкәсенең Казачья Лопань бистәсеннән ачканнар.

Шулай ук шәхси йортларга да зыян килгән.

Шәһәрдәге дистәләгән йортның тәрәзәләре ватылган, 17 машина зарарланган. Сәүдә үзәге яныннан аягы яраланган ир-атны һәм бер малайны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киткәннәр.

Бу урыннан ерак түгел «Магнит» кибете, анда да зыян күрүчеләр бар.

РСЗО M-70 «Вампир» чех снаряды калдыклары бөтен Белгород буенча чәчелгән.

Паникага бирелгән кешеләр, ракета һөҗүме вакытында, юл уртасында машиналарыннан чыгып, асфальтка утырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100