Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгородка һөҗүмдә һәлак булучылар арасында Сириядән килгән студент Мөхәммәд тә бар

news_top_970_100
Белгородка һөҗүмдә һәлак булучылар арасында Сириядән килгән студент Мөхәммәд тә бар

Белгородта ВСУ ракеталары һөҗүмендә һәлак булган кешеләрнең берсе Белгород Дәүләт университетында укытучы булып эшләгән Любовь Губкина була. 44 яшьлек хатын-кыз университетның инженерия һәм цифрлы технологияләр институты белгече була, анда 25 елга якын эшләгән. Аның 3 баласы ятим калган. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы яза.

Любовь Губкина

Белгородка һөҗүм вакытында 7 кеше һәлак булды, 20 кеше зыян күрде.

Вафат булучылар арасында 1 яшьлек Валя исемле кыз бала, 67 яшьлек пенсионер Екатерина Стреляева һәм тагын 4 кеше бар. Екатерина Стреляева хастаханәдә вафат булган, аны кислород битлеге кидертеп, «ашыгыч ярдәм» машинасында алып китүләрен улы күреп торган була.

Белгородка ракета һөҗүмендә һәлак булучыларның тулы исемлеге:

1. Валя, 1 яшь.

Һөҗүм вакытында Валя шушы коляскада яткан була. Бишектә ярчык күренә

2. Мохаммад Шенани, 20 яшь, Белгород мәдәният институты студенты, Сириядән килгән.

Мохаммад Шенани

3. Дмитрий П., 40 яшь.

4. Любовь Губкина, 44 яшь, БелГУ укытучысы.

5. Екатерина Стреляева, 67 яшь, пенсионерка, экс-бухгалтер.

Екатерина Стреляева, 67 яшь, пенсионерка, экс-бухгалтер.

6. Иван С., 67 яшь.

7. Людмила Ш., 80 яшь.

Һөҗүмнең беренче мизгелләре:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100