Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгород янында бәреп төшерелгән самолет экипажы Оренбургтан булган

news_top_970_100
Белгород янында бәреп төшерелгән самолет экипажы Оренбургтан булган

Оренбург губернаторы Денис Паслерның телеграм-каналында кичә Белгород өлкәсендә бәреп төшерелгән транспорт самолетының экипажы турында мәгълүмат чыкты. Алар Оренбург хәрби-транспорт полкында хезмәт иткән.

Очкычның командиры Станислав Беззубкин – Тамбовтан. Калганнары – командирның ярдәмчесе Владислав Чмирев; штурман Алексей Высокин; бортинженер Андрей Пилуев; борттехник Сергей Житенев; бортрадист Игорь Саблинский, дип яза orenday.ru.

Оренбургта стихияле рәвештә мемориал барлыкка килгән, һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр китерәләр.

Самолетта Россия хәрбиләре белән алмашу өчен 65 хәрби әсир булган, моннан тыш – 3 озатып баручы кеше. Алар барысы да һәлак булды.

Губернатор хәбәр итүенчә, экипаж соң чиктә самолетны кырга алып чыгып китә алган һәм, шулай итеп, очкычны торак пункт, кешеләрнең йортларына төшермәгән. Аларны дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәкләр.

Оренбургта барлыкка килгән стихияле искә алу урыны. Мэр урынбасары Алексей Кудинов фотосы

  • Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, «Ил-76» самолетына Украинаның Харьков өлкәсендәге зенит-ракета комплексыннан атканнар. Россия Тышкы эшләр министрлыгы самолетны бәреп төшерүдә Украинаны гаепләде. Думаның Оборона буенча комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов әйтүенчә, кичә бу әсирләрне Россия әсирләренә алыштырырга тиеш булганнар. Бу – «Ил-76» самолетында әсирләрнең бер өлеше булган, калганнары соңрак очып киләчәк икенче самолетта була, анысын кире боралар. Оборона министрлыгы белдерүченә, Украина әсирләрне һава транпсорты белән китерелүен белгән. Россия БМОда һәлакәткә кагылышлы утырыш уздыруны сорады.
  • Украина пабликлары самолет бәреп төшерелү турында мәгълүмат урнаштырды, соңынннан алар алып ташланды, яки үзгәрешләр кертелде. Украина хәрби ведомствосы, әсирләрне ничек итеп алып килүләре турында мәгълүмат бирелмәде, шулай ук Белгород тирәсендә һава транспортына куркынычсызлык тудыру кирәклеге әйтелмәде, дип бара. Украина президенты Владимир Зеленский халкыкара тикшерү сорады, дип яза «Коммерсантъ». «РБК-Украина» язуынча, Украина президенты туган көне уңаеннан (Зеленскийның туган көне 25 гыйнварда) кабул итүләр һәм очрашулар булмаячагын белдергән.

Игорь Саблинский

Андрей Пилуев

Алексей Высокин

Владислав Чмирев

Станислав Беззубкин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100