Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгород өлкәсеннән 9 мең бала башка төбәкләргә эвакуацияләнә

news_top_970_100

Белгород өлкәсе хакимияте Украина Кораллы Көчләре һөҗүмнәре аркасында 9 меңгә якын баланы башка өлкәләргә эвакуацияләргә карар кылган. Бу хакта «Бердәм Россия» генераль советы президиумы утырышында өлкә башлыгы Вячеслав Гладков хәбәр иткән, дип яза РБК сайты.

«Бүген күп кенә авылларны күчерәбез. Хәзер Белгородтан, Белгород районыннан, Шебекинский округыннан, Грайворонск районыннан 9 меңгә якын баланы эвакуацияләргә планлаштырабыз. 22сендә [мартта] 1,2 мең бала Пензага, Тамбовка һәм Калугага җибәреләчәк. Алга таба Ставрополь краена озатачакбыз. Система төзелде», – дигән губернатор.

Вячеслав Гладков әйткәнчә, 1 атна эчендә, Украина һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, Белгород өлкәсендә 16 кеше һәлак булган һәм 98 кеше яраланган.

Белгород өлкәсенең Грайворон округы ВСУ һөҗүме аркасында утсыз калган, диде Гладков. «Иртәдән бездә подстанцияне тәмам җимерделәр. Округ тулысынча утсыз калды», – дигән ул.

Өлкә хакимиятендәге оператив киңәшмәдә Гладков Грайворон шәһәр округын һәм бөтен чик буен кәрәзле элемтә белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде. «Бөтен чик буе тирәсендә, шулай ук Белгородта һәм Яковлев шәһәр округында операторара роуминг кертәбез», – диде губернатор Белогород өлкәсенең цифрлы үсеш министры Сергей Четвериковка.

Һөҗүмнәрдән соң килеп чыккан өзеклекләр аркасында, элемтә тотрыклылыгы булсын өчен, Белгород өлкәсенең чик буе районнарында барлык операторлар өчен дә кәрәзле элемтә вышкалары эшләячәк.

Украина 2022 елдан бирле Белогород өлкәсенә ут ачып тора һәм дроннар белән һөҗүм итә. Соңгы вакытта бу очраклар артты. Төбәктә вакыты-вакыты белән ракета куркынычы игълан итәләр. Соңгы мәртәбә бу сиреналар 18 март кичендә яңгырады.

ВСУ һөҗүмнәре аркасында, Белгородта уку йортлары һәм сәүдә үзәкләре эше чикләнәчәк, дип хәбәр ителгән иде. Ул вакытта сәүдә үзәкләре 16-18 мартта ябылачак, ә мәктәпләрдә һәм колледжларда 18-19 мартта дәресләр, шул исәптән дистанцион дәресләр дә булмаячак, дип планлаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100