Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украина диверсантлары Белгород өлкәсендә мәдәният йортын басып алган, бер түрә яраланган

news_top_970_100
Украина диверсантлары Белгород өлкәсендә мәдәният йортын басып алган, бер түрә яраланган

Бүген Белгород өлкәсенә Украина ягыннан диверсантлар төркеме бәреп кергән. Грайворон шәһәрендә бәрелешләр турында башта «Телеграм» каналларда хәбәр чыккан иде. Хәзер бу хакта Белгород өлкәсе Вячеслав Гладков та язды.

«Грайворон округына Украина хәрби көчләренең диверсия-разведка төркеме керде. РФ хәрби көчләре, чик буе гаскәрләре, Росгвардия һәм ФСБ белән берлектә, дошманны юк итү белән шөгыльләнә», – дип язды ул «Телеграм»га.

Бүген Грайворон шәһәре иртән берничә сәгать утка тотылган. 2 кеше яраланган – 1 хатын реанимациядә, 1 ирнең хәле уртача дип бәяләнә. Грайворонда 6 мең кеше яши. Ул Украина белән чиктә урнашкан, Белгородка кадәр 60 км.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, диверсантларның Белгород өлкәсенә бәреп керүе турында Путинга хәбәр иткәннәр. Дмитрий Песков бу операцияне Бахмут юнәлешендәге уңышсызлыктан игътибарны җәлеп итәргә теләү белән аңлата.

«Коммерсантъ» хәбәр итүенчә, һөҗүмне «Свободная Россия» дип аталган, Россиядә «террористик» дип танылган һәм җыелган төркем оештырган. Ул Украина ягына чыккан россиялеләрдән тора. Алар Козинка һәм Грайворон торак пунктларына бәреп керүләре турында яза.

Украина разведкасының баш идарәсе вәкиле Андрей Юсов диверсантларны «Украина өчен сугышучы Россия иреклеләре» дип атаган. Ул бу операцияне «Украинаның тыныч халкы өчен куркынычсызлык полосасы» булдыру кирәклеге белән аңлаткан.

RT диверсантларның Гора-Подал авылында мәдәният йортын басып алулары хакында хәбәр итә. Диверсантлар чолганышта, дип яза RT. Мэр урынбасарының яралануы турында язалар.

2 мартта Украина ягыннан диверсантлар Сушаны һәм Любечане авылына бәреп кереп, фотога төшереп чыгып киткән иде. Һөҗүм вакытында 2 кеше үлде. Украина бу һөҗүмнәргә катышы юк дип белдерә.

«База» «Телеграм» каналы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта чик буена вертолетлар, хәрби техника килә. Диверсантлар җиңел автомобильләрне туктаткан видео да бар.

Шаһитлар атыш тавышлары булган видеолар тарата. Шулай ук «танк кергән» дип тә язалар, әмма бу дөресме-юкмы икәне билгесез.

Бер үк вакытта Белгород өлкәсенә артиллерия ата, ракеталарны бәреп төшерү өчен ПВО эшли. Замостье авылы янында төтен баганасы төшергәннәр.

«На видео видно» «Телеграм» каналы, Грайворонда эвакуация башланган, дип яза. Кешеләр үз автомобильләрендә дә, хакимият китергән автобусларда да китә.

18,30 сәгатьтә «База» Козинка һәм Глотово авылларында атыш баруы турында яза. Глотовода кеше яши торган йортлар тирәсендә атышалар. Кешеләр йортларның подвалларына качкан, ут һәм суны өзгәннәр. Атыш бару сәбәпле, эвакуация тукталган.

71 яшьлек Николай авылдан качарга тырышуы хакында сөйләгән. Атыш башлангач, ул инвалид хатынын утыртып, авылдан качмакчы була. Юлда беләгенә сары тасма бәйләгән хәрби аңа туктарга куша, ул баруын дәвам иткәч, капотына ата. Аңа кайтырга кушалар. Ул авылга кире кайтып, машинасын гаражга куя.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100