Белгород өлкәсендә самолет җиргә төшеп шартлаган. Якынча мәгълүматларга караганда, бу – ИЛ-76 хәрби-транспорт самолеты, дип яза «База» телеграм-каналы.
Оператив хезмәтләр бу мәгълүматны тикшерә. Якынча мәгълүматлар буенча, самолет Кривой хуторы тирәсендә һәлакәткә юлыккан.
«Хәзер фаҗига урынында тикшерү төркеме һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Эш графигымны үзгәрттем һәм районга киттем. Барлык төгәллекләр дә соңрак булачак», – дип язган өлкә губернаторы Вячеслав Гладков.
«ШОТ» хәбәр итүенчә, самолетта 65 әсир украинлы булган, аларны, безнең хәрбиләргә алыштыру өчен, Белгород өлкәсенә алып барганнар. Моннан тыш самолеттагы 6 экипаж әгъзасы һәм әсирләрнең озата барган 3 кеше һәлак булган.