Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгород өлкәсендә дрон һөҗүмендә өч төзүче һәлак булган

news_top_970_100
Белгород өлкәсендә дрон һөҗүмендә өч төзүче һәлак булган

Белгород өлкәсенең Грайворонск шәһәр округының Почаево авылы янында ВСУ дроны һөҗүмендә 3 төзүче һәлак булган. Тагын 3кеше яраланган. Бу хакта «КоммерсантЪ» яза.

«Украина Кораллы Көчләре Грайворонск шәһәр округының Почаево авылы янында камикадзе дрон ярдәмендә автомобильгә һөҗүм иткән. Бу вакытта машинада төзүчеләр була. Кызганыч, шартлау нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булды», – дип язган өлкә губернаторы Гладков.

Тагын 3 кеше яраланган. «База» телеграм-каналында дрон һөҗүменнән соң видео чыкты. Яраланган кеше берни күрмәвен әйтә.

«Ашыгыч ярдәм» бригадалары яраланган 2 кешене Белгород шәһәренең 2нче хастаханәсенә, 1 кешене Грайворонск район хастаханәсенә алып киткән.

«Грайворонск округында җитди яраланган кешеләрнең сәламәтлеге турында сөйләргә телим. Кызганыч, зыян күрүчеләр саны 4кә җитте – хастаханәгә авыр хәлдәге тагын 1 кешене алып килгәннәр. Аның хәле тотрыклы, шуңа күрә аны өлкә клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Тагын 3 кеше уртача авырлыктагы җәрәхәтләр ала. Яңа Таволжанкада 2 бала яраланган: табиблар әйтүенчә, бер малай уртача хәлдә; аяклары яралган икенче малайны тиздән Мәскәүгә җибәрәләр. Барысы да тиздән сәламәтләнер, дип ышанам, ә без үз чиратыбызда кирәкле эшләрне башкарачакбыз», – дигән губернатор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100