news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Белгород өлкәсендә су башнясына беспилотник һөҗүм иткән

news_top
Белгород өлкәсендә су башнясына беспилотник һөҗүм иткән

«Baza» «Телеграм» каналы мәгълүматларына караганда, Вязовое авылыннан берничә километр читтә дуңгыз комплексы территориясендәге су башнясына Украина беспилотнигы бәрелгән. Дрон Сумск өлкәсендәге Поповка авылыннан җибәрелгән булырга мөмкин.

Мондый беспилотниклар разведка һәм ВСУ һөҗүмнәре юнәлешен корректировкалау өчен кулланыла.

«Раньше всех» «Телеграм» каналы язганча, Воронеж өлкәсендә дә һава оборонасы беспилотникны бәреп төшергән. Зыян килгән җирләр һәм корбаннар юк, дип белдергән өлкә губернаторы.

Краснодар краеның Ильск нефть эшкәртү заводында янгын чыккан. Ут кабу сәбәпләре әйтелми. ТАСС чыганаклары мәгълүматына караганда, бу – беспилотник һөҗүмне аркасында килеп чыккан. Янгынны иртәнгә сүндереп бетергәннәр.

Украина Кораллы Көчләре бронетөркеме Орехово юнәлешендә һөҗүмгә күчкән, тик ул беренче линиядә үк оборонага очрый һәм бер танкын югалта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар