Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгород өлкәсендә бәреп төшерелгән самолетта хәрби әсирләр һәлак булган

news_top_970_100
Белгород өлкәсендә бәреп төшерелгән самолетта хәрби әсирләр һәлак булган
Топор Live, SHOT Телеграм-каналлары

Белгород өлкәсендә 11.00 сәгатьтә һәлакәткә юлыккан «ИЛ-76» хәрби-транспорт самолетында 63 кеше булган – алар барысы дә һәлак. Самолет Корочан районының Яблоново авылы янына төшеп шартлаган. Аның калдыклары авыл өстенә дә төшкән. Һәлакәт урынын хәрбиләр камап алган, дип яза «БАЗА» телеграм-каналы.

Һавада самолетка ракета белән аткан эз күренә. Бу һәлакәт булуга, «ИЛ-76» самолетын Украина Кораллы Көчләре бәреп төшерде, дип хәбәр итте Украина матбугат чаралары. Украина массакүләм мәгълүмат чаралары илнең Генераль штабына сылтама белән хәбәр иткәнчә, самолетта С-300 комплекслары өчен ракеталар булган. Соңыннан бу материалларга үзгәрешләр кертелде.

«ИЛ-76» самолеты һәлакәткә очраган җирдән беренче фотолар да чыкты.

Украина ягын әсирләрне Белгородка алып киләчәкләре турында кисәткән булалар. Алмашу бүген булырга тиеш була.

Матбугаттагы мәгълүматлар буенча, бортта 65 украинлы, экипажның 6 әгъзасы һәм 3 озата баручы була.

Социаль челтәрләрдә чыккан фотода «ЗРК» эзе күренә, дип раслыйлар. Шул «ЗРК» «ИЛ-76» самолетын бәреп төшергән булырга мөмкин.

Россия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, самолетта Украина Кораллы Көчләре хәрби әсирләре, 6 экипаж әгъзасы, 3 озатып баручы – барлыгы 74 кеше булган. Алар барысы да һәлак. Россия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, әсирләр утырган самолетка ут ачмасыннар өчен, аны хәрби самолетлар озата бармаган.

Бүген Белгород өлкәсендә 192гә 192 схемасы буенча әсирләр алмашы узарга тиеш булган. Әсирләр алмашы туктатылган. Бу самолет артыннан 80 әсир утырткан тагын бер самолет очкан була, аны кире борып җибәргәннәр, дип хәбәр иткән Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов.

«Украина җитәкчелеге әсирләрне алмашу булачагы турында һәм хәрби әсирләрне алмашу урынына алып килү ысулы турында белә иде. Самолетны «Patriot» һәм «Iris-T» ракеталары бәреп төшергән», – дигән Картаполов.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков авиаһәлакәт турында: «Ачыклаячакбыз», – диде.

192гә 192 формуласы буенча әсирләрне алмашу бүген Белогород өлкәсе чигендә булырга тиеш була.

Белгород өлкәсендә самолет һәлакәте урыныннан Украина белән чиккә кадәр 50 километр чамасы. «Patriot» ракетасы 100 километр ераклыкка кадәр үк һөҗүм итәргә мөмкин. Утны Харьков өлкәсенең Волчанск районыннан ачкан булырга мөмкиннәр, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.

Ракетаның самолетка эләккән эзе

«Үз гражданнарыңны, үз солдатларыңны үтерү – цинизим бит бу. Украинаны – террористик дәүләт дип, ә аның идарә режимын террористик ячейка дип танырга вакыт», – дигән Картополов.

«Украина самолетта кемнәр булганын белә иде. Самолетны яки «пэтриотлар» яки 3 немец ракетасы (IRIS-T SLM) белән бәреп төшергәннәр. Дөньяүкләм җәмгыятькә күзен ачар чак җитте: алар кемгә һәм нәрсә өчен ярдәм итә? Мөгаен, Киев белән бернинди сөйләшүләр дә булмас. Киев режимын кеше дип атап та булмый», – дип өстәгән ул.

Оборона комитеты башлыгы, шулай ук, «ИЛ-76» һәлакәтеннән соң Россия һәм Украина арасында әсирләрне алмашу туктатылып торачак, диде.

Аның сүзләренчә, ВСУ, бу хәлләрдә Россияне гаепләү өчен, үз әсирләре утырган самолетка алдан ниятләп һөҗүм иткән. «ЗРК» операторлары самолетның кая очканын белгән һәм аны башка самолет белән бутый алмаслар иде.

Федерация советы әгъзасы Виктор Бондарев әйтүенчә, экипаж, авыл өстенә төшмәс өчен, самолетны кырга алып киткән.

RT телеканалы баш редакторы Маргарита Симоньян һәлак булган әсирләрнең исемлеген үзенең телеграм каналында чыгарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100