Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгород өлкәсендә атышта Свердловск өлкәсеннән өч срочник һәлак булган

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Мерзлякова срочникларны атыш барган урыннардан кайтаруны сорый.

news_top_970_100

Белогород өлкәсендә атышта Свердловск өлкәсеннән 3 срочник һәлак булган. Бу хакта Свердловск өлкәсендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Мерзляковага сылтама белән РБК сайты яза.

«Егетләр әзерлек узган. Автобуска эләккән снарядтан 3 срочник һәлак булган, 7се яраланган – аларның 2се авыр хәлдә», – дип язган омбудсмен «ВКонтакте» социаль челтәрендә.

Аның сүзләренчә, бу срочниклар барысы да Екатеринбургта тимер юл бүлегендә хезмәт иткән булган. Апрель ахырында аларны Белгородка җибәргәннәр.

Бу хәлдән соң Мерзлякова Генераль штаб җитәкчесе Валерий Герасимовка мөрәҗәгать иткән. Украина белән чиктәш Белогород, Курск, Брянск, Воронеж өлкәләрендә калган срочникларны кире дислокация урынына кайтаруларын үтенгән.

«Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе бара, без бөтенләй әзерлексез егетләрне болай кулланырга тиеш түгел. Бу очракта, алар әлбәттә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаган», – дип сөйләгән омбудсмен.

Һәлак булучыларның берсе – Краснотурьинск шәһәреннән 24 яшьлек Кирилл Максаков. Ул армиягә китәр алдыннан гына өйләнгән булган, дип яза E1.RU сайты.

«Әлбәттә, бу – борчу тудырды, егетләр атышка эләкте. Белгород өлкәсе – хәрби хәрәкәтләр барган җирлек түгел, шулай да анда хәзер тыныч халык та һәлак була һәм, шулар белән беррәттән, хәрби хәрәкәтләргә әзерлеге булмаган срочник солдатлар да зыян күрде», – дип өстәгән ул.

Омбудсмен сүзләренчә, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев срочник-солдатны лаеклы рәвештә соңгы юлга озатуны оештырырга боерган. Моннан тыш, губернатор төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына Белогородтагы яраланган солдатлар яткан хастаханә белән элемтәгә керергә һәм, мөмкин булган очракта, аларны Уралга күчерергә йөкләмә биргән.

«Моны срочник-солдатлар катнашындагы соңгы фаҗига булыр һәм моннан тиешле нәтиҗәләр чыгарылыр, дип өметләнәбез», – диде Татьяна Мерзлякова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100