Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгород өлкәсендә атышта җиде яшьлек малай сеңлесен коткарган

news_top_970_100
Белгород өлкәсендә атышта җиде яшьлек малай сеңлесен коткарган

Владимир Путин белән очрашуда Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков төбәк өчен катлаулы вакытта халыкның фидакярлеге һәм бердәмлеге турында сөйләде. Ул мисалга Валуйки шәһәр округының Уразово бистәсендә яшәүче 7 яшьлек малай тарихын китерде. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Украина чигендәге чираттагы атыштан соң, губернатор шул урынга барып, зыян күрүчеләр белән аралашкан. Анда 7 яшьлек малайның сеңлесен саклап калуы турында сөйләгәннәр.

«Уразово бистәсендә бер малай күңелемә тиде. Атыш башланганда бүлмәсендә компьютерда уйнап утырган булган. Идәндә кечкенә сеңлесе шуышып йөргән. Атыш башлангач, малай йөгереп киткән, әмма нәрсәгә өйрәткәннәрен исенә төшергән: сеңлесен алган да ваннага кереп качканнар. Бу малай үзенең дә, сеңлесенең дә гомерен саклап калган», – дип сөйләде Белгород өлкәсе губернаторы.

Вячеслав Гладков Путинга докладында Украинада махсус операция башланганнан бирле өлкәдә 25 кешенең һәлак булганын һәм 96 кешенең яраланганын белдерде.

Фотолар Белгород өлкәсенең ВКонтактедагы рәсми аккаунтыннан

Күптән түгел генә өлкәнең Ленинский бистәсе, Долгое һәм Балки хуторлары утка тотылды. Йортлар җимерелгән, һәла булучылар юк, дип язды рәсми аккаунт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100