Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгород өлкәсен «Град» белән аттырганнар: 11 яшьлек кыз бала яраланган

news_top_970_100
Белгород өлкәсен «Град» белән аттырганнар: 11 яшьлек кыз бала яраланган
kremlin.ru

Бүген, 17 ноябрьдә, көндезге берләр тирәсендә Украина ягыннан Белгород өлкәсендәге Шебекино чик буе шәһәренә һөҗүм булган. Украинаның «Град» залплы ут системасы снарядлары Шебекинода шәхси йортка эләккән, кыз бала зыян күргән. Бу хакта төбәкнең оперштабына сылтама белән «Коммерсантъ» басмасы яза.

Снаряд шәхси торак йортка эләккән, 11 яшьлек кыз яраланган, дип яза Vоенкор Котенок Z Телеграм каналы.

«Якынча мәгълүматлар буенча, бер кеше зыян күргән. Кыз авыр хәлдә. Ашыгыч ярдәм аны хастаханәгә алып бара. Барлык оператив хезмәткәрләр дә фаҗига урынына китте», – дип язган Телеграмда губернатор Вячеслав Гладков.

15 ноябрьдә Шебекинода һөҗүмдә өч кеше һәлак булган, ике кеше яраланган иде. Җирле хакимиятләр әйтүенчә, снарядлар нигездә ике катлы шәхси йортка эләккән. Шуннан соң, губернатор халыкка атышлар турында СМС хәбәрләр җибәрү белән проблемалар булуын әйтте. «Кирәк булган әйберләрне алып, яшерен урынга төшәргә», –  дигән белдерүләр кайбер абонентларга атыштан соң бер сәгать узгач кына килгән.

Vоенкор Котенок Z Телеграм каналыннан фотолар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100