Белогород өлкәсе Шебекино районының Маслово Пристань авылы янындагы юлны Украина гаскәрләре артиллерия белән аттырганда 2 хатын үлгән, дип хәбәр итә губернатор Вячеслав Гладков. Губернатор автомобильдә барган 2 хатын-кызга снаряд ярчыклары тиюе турында яза.
Бер ирнең – күкрәге, икенчесенең аяклары яраланган. Алар икесе дә авыр хәлдә, дип хәбәр ителә.
Волоконовский районы Тишанка авылына 11 снаряд төшеп шартлаган. Йортларның тәрәзәләре ватылган, газүткәргеч һәм электр линияләре зыян күргән. Леоновка авылында ашлык склады зыян күргән.
Шебекино шәһәре пәнҗешәмбегә каршы төндә көчле утка дучар булды. Чик буендагы танк 60 тапкыр аткан, көндез дә артиллерия аттырган. Пәнҗешәмбегә каршы төндә 11 кеше тән җәрәхәтләре алган. 1 июньдә барлыгы 750 снаряд шартлаган.
Шебекинода биш катлы йортка ут капкан.
Курск шәһәрендә һава куркынычсызлыгы системасы эшләгән, губернатор «дроннар һөҗүм иткән» дип яза. Курск шәһәрендәге биш катлы йорт зыян күргән – подъездга дрон очып кергән. Барлыгы 8 дрон бәреп төшерелгән, дип яза губернатор.
Дроннар Смоленск өлкәсендәге нефть һәм газ эшкәртү станциясенә һөҗүм иткән, янгын сүндерү өчен кулланыла торган савыт һәм административ бина зыян күргән.
Шебекинодан кешеләрне башка шәһәрләргә күчерәләр. Балаларны Воронежга алып чыгып киттеләр, ә күпләр үз автомобильләрендә яки танышлары ярдәмендә күченә.
«АиФ» Белгородтагы вакытлыча яшәү урынына күченгән хатыннан комментарийлар алган. «Нигә без яшәгән урыныбыздан китәргә тиеш? Барысын ташларга да китәргә. Мин бернәрсәсез калдым – заводны җимерделәр. Алга таба нәрсә көтә мине?» – дип өзгәләнгән Галина.
19 яшьлек Аня: «Ракета күз алдымда күрше йортка төшеп шартлады. Ишекне яптым, бик куркыныч иде, – дип сөйләгән. – Кире кайтырмын микән, дип уйлыйм», – дигән.
Реклама хокукында