Брюссельдә Тунистан гарәп кешесе швед милләтеннән булган 2 футбол җанатарын атып үтергән.
Швециянең футбол буенча җыелма командасының 2 җанатарын 16 октябрь кичендә Брюссель үзәгендә үтергәннәр, тагын 1 җанатар яраланган. Алар Европа Чемпионатының сайлап алу матчына барырга җыенган була.
Җанатарларга һөҗүм иткән кешене шундук тоткарлый алмыйлар. Матч өзелә.
Абдесалем социаль челтәрдә видеомөрәҗәгать чыгара, анда ул кылган эше турында горурланып сөйли һәм «Ислам дәүләте» (терроризм аркасында Россиядә тыелган) исеменнән эшләвен әйтә. Ул мопедка утырып китеп бара.
Аны иртән Схарбек коммунасында кулга алганнар, ул анда законсыз рәвештә яшәгән була. Тоткарлаган вакытта күкрәге яралана, һәм аны хастаханәгә алып китәләр, ул соңрак һәлак була, дип яза Интерфакс.
Соңрак Бельгия җитәкчелеге шикләнелүче ир-атның шәхесе ачыклануын раслады. 2019 елда ул яшеренү урыны сорап мөрәҗәгать итә, тик аның гозерен кире кагалар, әмма илдән куа алмыйлар. Ул полициягә кешеләр контрабандасында катнашучы һәм легаль яшәмәүче буларак билгеле була. 2016 елда Брюссель Абдесалемнең радикал булуы турында бер чит ил махсус хезмәтеннән сигнал ала, әмма ул вакытта мондый хәбәрләр көненә дистәләгән була, һәм хакимиятләр моның белән бернәрсә дә эшли алмаган.
Брюссельдә шведларга һөҗүм иткәннәр соң, Бельгиянең OCAM координациясе башкала төбәге өчен терроризм куркынычының иң югары – дүртенче дәрәҗәсен билгели. Бу дәрәҗә «җитди һәм якын» куркынычны аңлата. Һөҗүмне терроризмга каршы федераль прокуратура тикшерә.