news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Белгечләр телефонда мөһим мәгълүматны сакламаска киңәш итте

news_top

Документларның фотографияләрен, парольләрне һәм конфиденциаль фотоларны смартфонда түгел, ә болытлы саклагычларда саклау яхшырак. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен законсыз куллануга каршы көрәшне оештыру идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Рен-ТВ».

«Заманча смартфоннар – элемтә чарасы гына түгел. Анда безнең акчалар, документлар һәм шәхси тарих саклана. Җайланма мошенниклар кулына эләккән яки алар смартфонны читтән ачып кергән очракта, кеше документларын һәм акчаларын югалтачак», – диелә идарәнең телеграм-каналындагы хәбәрдә.

Мошенниклар беренче чиратта паспорт, СНИЛС, ИНН, машина йөртү таныклыгы яки банк карталарының сканнарын эзләячәк. Кешенең шәхси аккаунтларына керү яки аның исеменнән ялган аккаунтлар ясау өчен бер генә фотография дә җитәчәк, дип өстәделәр ведомствода.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, парольләрне браузерларда яки мессенджерлардагы шәхси чатларда саклау да куркыныч булырга мөмкин.

«Әгәр телефон мошенник кулына эләксә, ул сезнең бөтен цифрлы тормышыгызны тулысынча контрольгә алачак. Парольләр саклау өчен менеджерлар куллану яки аларны оффлайн язып саклау яхшырак», – дип киңәш итте полиция хезмәткәрләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар