Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгечләр куркыныч турында кисәтә: Россиядә сукыр тычкан үләксәсе төнәтеп эчә башлаганнар

news_top_970_100
Белгечләр куркыныч турында кисәтә: Россиядә сукыр тычкан үләксәсе төнәтеп эчә башлаганнар
https://pixabay.com/

Россиядә сукыр тычкан үләксәсен спиртта төнәтеп эчү киң тарала башлаган. Ул «кротовуха» дип атала. Роспотребнадзор мондый эчемлекнең куркыныч булуы турында кисәтә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Башта шуны истә тотарга кирәк – сукыр тычканнар бөҗәкләрне ашаганда суалчаннар йоктыра. Кайсыбер төбәкләрдә сукыр тычканнарның 70-80 проценты шундый паразитлар белән авырый. Бу җәнлекләрнең мускулларында трихинеллалар – йомры суалчаннар була, алар микроскоптан гына күренә, терматодалар – яссы суалчаннар исә сукыр тычканның эчәклегендә була. Аларда тасмасыман суалчаннар да үрчергә мөмкин.

Өстәвенә сукыр тычканнарда 15 төрле бет, 20-25 төрле кандала очрый, алар кешегә иярә торган инфекцияләрне – мәсәлән туляремияне дә күчерә ала. Бу авыруны иярткән кешенең башы әйләнә, косасы килә, йоклый алмый яки киресенчә ярсый. Температурасы 38-39 градус булырга мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Спиртлы тирәлек мондый авыруларны бетерми, шуңа күрә «кротовуха» эчү үлемгә китерергә, инвалид ясарга мөмкин, диелә Роспотребнадзорның Телеграм каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100