news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Белгечләр: «Карабодайны кыздыру һәм озак пешерү аның туклыклылыгын киметә»

news_top

Карабодай йөрәк, нерв системасы өчен файдалы, кандагы шикәр күләмен контрольдә тотарга ярдәм итә. Әмма карабодайга гына нигезләнгән диеталар һәм бу ярманы чамадан тыш күп куллану сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Бу хакта Роскачество матбугат хезмәте RT басмасына аңлаткан.

Белгечләр аңлатуынча, карабодай, бодай яки арыштан аермалы буларак, глютен (клейковина) булмаган ярма булып санала. Шуңа күрә ул целиакия (глютенны үзләштерә алмау) белән авыручылар өчен дә куркынычсыз. Аксым (100 граммда 12,6 грамм) һәм катлаулы углеводлар күләме буенча карабодай бөтен бөртекле ярмаларга якын, әмма аминокислоталар составы белән алардан өстенрәк.

Карабодай составында организм үзе җитештерә алмый торган барлык алыштыргысыз аминокислоталар, шул исәптән триптофан һәм лизин бар. Шулай ук анда A, B, C, E, PP төркемендәге витаминнар һәм сирәк очрый торган P витамины (рутин) бар.

Карабодайны атнага ике-өч тапкыр ашау организмга уңай йогынты ясый. Магний һәм триптофан серотонин һәм дофамин җитештерүдә катнаша, йокыны яхшыртырга һәм борчылуны киметергә ярдәм итә. Эреми торган клетчатка эчәклек эшчәнлеген активлаштыра, ә фосфолипидлар бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.

Карабодайның гликемик индексы түбән, составында резистентлы крахмал да бар. Шуңа күрә ул икенче типтагы диабет белән авыручыларның күбесе өчен куркынычсыз. Моннан тыш, аксым, май һәм углеводлар (БЖУ) күрсәткече буенча карабодай спорт белән шөгыльләнүчеләр һәм ябыгырга теләүчеләр арасында да популяр.

Әмма карабодай гына ашап торуга нигезләнгән диеталар сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Рацион төрле һәм балансланган булырга, анда хайван аксымнары һәм яшелчәләр дә булырга тиеш.

Яшел карабодай аерым игътибарга лаек. Ул җылылык белән эшкәртелми, шуңа күрә бөртекнең тышчасындагы рутинның күп өлеше сакланып кала. Анда рутин гадәти карабодайга караганда 17 тапкыр күбрәк. Нәкъ менә шушы матдә ярмага яшел төс бирә һәм көчле антиоксидант үзлеккә ия.

Карабодайның файдалы үзлекләрен мөмкин кадәр күбрәк саклау өчен белгечләр аны югары температурада озак пешермәскә киңәш итә. Ярманы кайнар су салып бүрттерергә яки 10–15 минуттан артык кайнатмаска кирәк. Карабодайны кыздыру һәм озак пешерү аның туклыклылыгын киметә.

Бөерләрнең хроник авырулары булган һәм эчәклектә газ җыелуга (метеоризмга) бирешүчән кешеләргә карабодайны атнага бер-ике тапкыр гына ашарга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар