Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белгечләр кием, җиһаз сатып алганда кандала ияртеп кайту ихтималы турында кисәтә

Тропик урын-җир кандаласын чит илдән сәяхәттән дә алып кайтырга мөмкин.

news_top_970_100
Белгечләр кием, җиһаз сатып алганда кандала ияртеп кайту ихтималы турында кисәтә
https://pixabay.com

Белгечләр Россиядә тропик урын-җир кандаласы таралуы турында кисәтә. Мондый бөҗәкләрне кибеттән кием, йорт җиһазы сатып алганда, чит илдән сәяхәттән дә алып кайтырга мөмкин. Алар күрше фатирлардан да керә ала. Бу турыда Роспотребнадзорга сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Хәтта биш йолдызлы отельләрдә дә кандала (тропический постельный клоп) булырга мөмкин. Шуңа күрә номерга кергән вакытта ук урын-җирне игътибар белән карарга кирәк. Әгәр бу бөҗәкләрне күрсәгез, мондый кунакханәдә яшәүдән баш тартыгыз.

Үз әйберләрендә бөҗәкләрне өйгә алып кайтмас өчен, пычрак кием-салымны тыгыз ябылган пакетларга салырга һәм идәндә сакламаска, ә чемоданнарны ваннада тотарга киңәш ителә. Тайгак өслекләр буенча бөҗәкләргә әйберләргә үтеп керү кыенрак.

Моннан тыш, өйгә кайтканнан соң әйберләрне кер юу машинасында юу яки химчисткага бирү яхшырак.

Кандала булуны карап кына түгел, йокыдан торганда тәндә тешләнгән урыннар күренүдән дә аңларга була. Алар кан белән туклана. Кандаланы көндез дә ияртергә мөмкин.

Аларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау өчен урын-җир кирәк-яракларын ешрак алыштырырга кирәк, дип киңәш итәләр Роспотребнадзорда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100