news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Белгеч: «Ясалма фәһем педагогларның эшен җиңеләйтәчәк»

news_top

Россиядә мәгариф системасы өчен булдырылган беренче нейрочелтәр укытучыларга көндәлек бертөрле эш күләмен киметергә һәм дәресләрне кызыклырак итәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта «РИА Новости» Россия Мәгариф министрлыгы эксперты, Россия Герое В. А. Дорохин исемендәге 38нче мәктәп директоры урынбасары Татьяна Ковальга сылтама белән яза.

  • Моңа кадәр мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф системасы өчен беренче илкүләм нейрочелтәрне агымдагы уку елы тәмамланганчы тәкъдим итәргә ниятләвен белдергән иде.

Татьяна Коваль сүзләренчә, ясалма фәһем педагогларга күрсәтмә материалларны күбрәк кулланып дәресләр әзерләргә һәм тәрбияви проектларны төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта нейрочелтәрләр укытучының укучылар белән шәхси аралашуын һәм аларга ярдәм итүен алыштыра алмаячак.

Коваль шулай ук ясалма фәһемнең мәктәп укучыларының көндәлек тормышының бер өлешенә әверелүен билгеләп үткән. Шуңа күрә балаларга уку һәм иҗади сәләтен үстерүдә ярдәм итәчәк куркынычсыз, тикшерелгән кораллардан файдалану мөмкинлеге тудыру мөһим, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар