Июль аенда төп ставка 18 процентка кадәр киметелде, бу – кредитлар алуны кулайрак итәчәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгына банк базары эксперты Андрей Бархота сөйләгән.
Аның сүзләренчә, төп ставка банклар җәлеп итә торган ресурслар бәясе өчен төп ориентир булып тора.
«Төп ставканы 2 процент пунктына төшерү кредитлауның барлык формаларын да файдалана алырлык итәчәк. Акчалата кредитлар августның беренче декадасы ахырына кадәр 1,5-2,5 процент пунктына үтемлерәк булачак», – дип аңлата Бархота.
Моннан тыш, ипотека кредитлары буенча ставкалар 1,0-3,0 процент пунктына кимиячәк. Кертемнәр буенча ставкалар да яңадан каралачак – җәй ахырына кадәр алар 16 проценттан түбән төшәргә мөмкин, диелә РИА Новости хәбәрендә.