news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Белгеч ничә яшьтән соң балага узу авыррак икәнен әйтте

news_top
Белгеч ничә яшьтән соң балага узу авыррак икәнен әйтте
Фото: © «Татар-информ»

29 яшьтәге һәр унынчы хатын-кыз балага узарга тырышканда кыенлыклар кичерә, ә 35 яшьтән соң хатын-кызларның яртысының гына йөккә узу өчен җитәрлек фертильлек запасы бар. Бу хакта РИА Новостига Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова сөйләгән.

«Бүгенге көндәге медицина мөмкинлекләре белән теләсә кайсы яшьтә йөккә узарга һәм бала табарга мөмкин кебек тоела. Әмма һәр хатын-кызның организмы уникаль. Бер яшьтә бер хатын-кыз булдыра алганны икенче бер хатын-кыз булдыра алмаска мөмкин. Статистикага күз салсак, 29 яшьтәге һәр унынчы хатын-кыз балага узарга тырышканда кыенлыклар кичерә, ә 35 яшьтән соң хатын-кызларның яртысының гына йөккә узу өчен җитәрлек фертильлек запасы бар», – диде Ракова.

Ул шулай ук Мәскәүдә хатын-кызларга сәламәтлегенең индивидуаль үзенчәлекләре турында алдан белергә һәм гаилә киләчәген аңлы рәвештә планлаштырырга ярдәм итә торган «Стану мамой» дип аталган уникаль проект булдырылуы турында сөйләде.

«Без әйдәп баручы белгеч-репродуктологлар һәм тәҗрибәле акушер-гинекологлар белән бергә комплекслы программа булдырдык. Ул хатын-кызларга фертильлек статусын бәяләргә һәм кирәк булган очракта заманча репродуктив технологияләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, махсус биобанкта күкәй күзәнәкләрне яки эмбрионнарны бушлай катырып куярга була, бу – киләчәктә балага узу шансларын арттыра. Шулай ук ЭКО процедурасын ясарга, эмбрионга генетик диагностика үткәрергә һәм баланың сәламәтлегенә янаучы куркынычлар турында алдан белергә мөмкин», – дип сөйләде мэр урынбасары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар