Препаратлар белән инъекцияләрне бары тик белгечләр генә ясарга тиеш. Маркетплейсларда сатып алган филлерларны мөстәкыйль рәвештә куллану инфекцияләргә, җөйләргә һәм хәтта некрозга китерергә мөмкин. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Юлия Дрожжина сөйләгән.
Депутат билгеләп үткәнчә, филлерлар һәм башка инъекцион препаратлар маркетплейсларда ирекле рәвештә сатыла. Моннан тыш, мондый мәйданчыкларда мөстәкыйль рәвештә тату һәм пирсинг ясау өчен инструментлар җыелмаларын да сатып алырга була.
«Мин моңа каршы, чөнки бу – мондый процедураларны гади һәм җиңел генә ясап була, дигән ялган тойгы тудыра. Чынлыкта исә инъекцияне дөрес ясамау инфекцияләргә, җөйләргә, хроник ялкынсынуларга, некрозга һәм башка куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», – дигән Дрожжина.
Иң куркынычы – филлерларны яшүсмерләр һәм медицина белеме булмаган зурлар сатып алырга мөмкин, дигән белгеч. «Тире астына препарат кертү – ул медицина процедурасы. Аны бары тик белгеч кенә башкарырга тиеш. Шуңа күрә лицензияле клиникаларга, профильле белеме, тәҗрибәсе булган һәм тиешле шартларда эшләүче табибларга мөрәҗәгать итү мөһим», – дип аңлаткан парламентарий.
Дрожжина шулай ук филлерларны «дөрес сакларга һәм стериль шартларда тотарга» кирәк, ә моны өйдә тәэмин итеп булмый, дип ассызыклаган. «Барыгызны да үз-үзегезне сакларга өндим, сәламәтлек белән уйнарга ярамый», – дип йомгаклаган сүзен депутат.