news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Белгеч: Күз астындагы аксыл-сары төерләр холестерин югары булуны аңлатырга мөмкин

news_top

Химик һәм матурлык өлкәсендә эксперт Брюс Грин югары холестеринның бит тиресенә чыга торган билгесен атады. Бу хакта HuffPost басмасы хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, күз тирәсендәге тиредәге аксыл-сары төерләр организмда холестерин югары булуын аңлатырга мөмкин. Бу төерләр ксантелазма дип атала. Гадәттә алар сәламәтлек өчен куркыныч түгел, әмма бу йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы арту турында сигнал булырга мөмкин.

Химик билгеләп үткәнчә, күз астындагы яки яңаклардагы ак яки саргылт төстәге вак төрткеләр һәрвакытта да холестерин югары булу белән бәйле түгел. Ул бу төерләрнең милиумнар белән охшаш булуы турында әйтте. Милиумнар тән тиресе астында кератин калганда барлыкка килә, дип аңлатты ул. Алар сәламәтлек өчен куркыныч түгел.

Эксперт шулай ук милиумнар тән тиресе җәрәхәтләнгәннән соң, пешкәннән соң яки артык майлы косметика кулланганнан соң барлыкка килә ала, дип өстәде. Мондый төерләр бераздан үзләре юкка чыга, ләкин бу процессны йомшак химик пилинглар яки ретинол ярдәмендә тизәйтеп була, дип аңлатты белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар