Электромобиль сатып алу транспорт чарасын файдалануга бәйле чыгымнарны шактый киметергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Электромобиль, пилотсыз һәм тоташтырылган транспортны һәм инфраструктураны үстерү ассоциациясе (АЭТИ) рәисе Ия Гордеева сөйләде.
«Иң төп өстенлеге – файдалану чыгымнарын шактый киметү. Әйтик, өй челтәреннән зарядка ясаганда, төбәккә карап, электромобильдә 1 километр юлның бәясе якынча 1 сум тәшкил итә. Димәк, 100 километрга 10 литр ягулык сарыф итә торган бензинлы автомобильдә йөрү уртача җиде тапкыр кыйммәтрәк булачак», – диде Гордеева.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, транспорт чарасына техник хезмәт күрсәтүгә дә чыгымнар азрак булачак.
«Электромобильдә хәтта май да бары тик редукторда гына бар, аны 150–200 мең километр саен бер тапкыр алыштырырга кирәк», – дип өстәде эксперт.
Гордеева электромобиль хуҗаларына ярдәм чараларының аерым төбәкләрдә гамәлдә булуын искәртте. Аерым алганда, парковка өчен түләү, транспорт салымы һәм түләүле юлларда йөрү өчен алынган акча юкка чыгарылган.