Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«НаЩальник»ка чыгарга кирәк». Замирә Рәҗәпова кияүгә чыгар алдыннан кичергәннәрен сөйли

news_top_970_100
«НаЩальник»ка чыгарга кирәк». Замирә Рәҗәпова кияүгә чыгар алдыннан кичергәннәрен сөйли
Солтан Исхаков

Алып баручы Замирә Рәҗәпова инде шактый еллар икенчедә кияүдә икәнен беләбез. Үзеннән яшьрәктә. Бу турыда Замирә яшерми, ә киресенчә, мәхәббәт тарихы, бик бәхетле гомерләре турында еш кына социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша. Бу юлы ул кияүгә чыгар алдыннан кичергәннәре, ишеткәннәре турында язган.

«Максимга (Замирәнең ире – авт.) кияүгә чыгарга җыенганымны белгәч, минем әйләнә-тирәдәгеләр аптырашта калды. Барысы да диярлек бер сүзне такылдады: «Ничек инде! Тагын белештереп кияүгә чыкмыйсың бит! «Ни кола, ни двора», яшь. Өстәвенә, ичмасам, музыкант. Ә исеме – Максим! Синең татар күңелеңне ул аңламаячак!»

Нишләптер, «үзеңнән олырак, җитдирәк, баерак берәр «наЩальник»ка кияүгә чыгарга кирәк» дигән стереотип бик күпләрнең башында яши. «Брак по расчету»!!! Мин беркайчан да мәхәббәтсез яши алмас идем! Менә шул хисап буенча никах, ким дигәндә – 2 кешене, күп дигәндә, шул ике кешенең балаларын, әти-әниләрен дә бәхетсез итәр иде. Бервакыт, чираттагы миңа шундый «киңәш» бирүчегә мин болай дип җавап бирдем:

– Ә беләсеңме, миңа Макс биргән күңел халәтен бернинди акчаларга да сатып алып булмый. Бернинди статуслар да миңа аның янәшәсендә тойган хис-кичерешләрне бирә алмый. Ул минем янымда булганда, мин таулар күчерердәй көчкә ия. Әйе, ул – музыкант. Аның барабаннарда уйнаганын тыңларга мин үлеп яратам, бөтен барлыгын биреп, музыка дөньясына чумуын күзәтеп, «тащусь» инде менә. Ә акчаны без бергә эшләячәкбез. Гомумән, матди яктан кемгәдер бәйле булу – минем кагыйдәләрдә түгел.

Аңа «әйе» дип җавап бирүем – минем тормышымдагы иң дөрес карар булган...

Беләсезме, иртә таңнан, тиктомалдан нишләп мин бу турыда яздым? Чөнки миңа бер кыз, киңәш сорап, смс-хәбәр җибәргән. Ул кыз яраткан егет аның әти-әнисенә ошамый икән. Егет авылда, әнисе белән генә үскәнгә күрә. Ә кызның Казанда үз фатиры бар, ул – чыгышы белән табиблар династиясеннән. Яшьләр медицина университетында бергә укыйлар икән. Менә шундый тарих… Мин бу кызга үземнең төгәл җавабымны бирә алмадым. Шуңа күрә үз мәхәббәт тарихымны язырга карар кылдым. Ә сез аңа ничек киңәш бирер идегез», – дип сораган Замирә ханым шәхси аккаунтында.

Виртуаль дуслары да Замирә белән килешкәннәр. Яратып кияүгә чыгарга, яратып өйләнергә кирәк, дигән фикерне алга сөрүчеләр шактый икән әле. Ә берәү теге кызга болай дип киңәш биргән: «Үзенең йөрәге кушканны тыңласын. Егет кыз белән бергә укый икән, димәк, аның инде максаты да, киләчәге дә бар. Ул бик әйбәт табиб булыр әле», – дигән.

Фотолар: Замирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 ноябрь 2022
    Исемсез
    Замира бик дорес эшлаган, йораген тынлагач... Кеше сузен тынламыйча, йораген кушканча эшлагез хам бахетле яшагез!...Замирага сокланып бета алмыйм.... Урнак ал!.. Бахет, Ижади Унышлар!. Ак юллар, Сезга!!!.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100