news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Беленгә төрелгән яшел суган белән пешкән йомырка рецепты

Иң элек белен пешерәбез.

news_top
Беленгә төрелгән яшел суган белән пешкән йомырка рецепты
Гөлүзә Василова

Белен камыры: 500 мл кефир, 2 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 0,5 бал кашыгы сода, 3 аш кашыгы үсемлек мае, он, кайнар су.

Кефирга сода салып болгатырга, аннары башка ингредиентларны салып яхшылап тугларга. Камыр гадәти коймак камырыннан куе булырга тиеш. Камырга кайнап чыккан су салып бераз сыеклыйбыз. Табаны кыздырырга, майларга (аннары майлысы түгел).

Беленнең өстендә тишекләр барлыкка килгәч, икенче ягын әйләндерергә. Коймакны тәлинкәгә алгач, өстеннән каткан атланмай белән йөртеп чыгарга мөмкин. Эчлеккә атланмай салыну сәбәпле, беленнәрне майлау мәҗбүри түгел.

Эчлек өчен яшел суган, пешкән йомырка, тоз, атланмай кирәк булачак.

Суган белән йомырканы турарга, эрегән май һәм тоз салып болгатырга.

Беленнәргә эчлек салып төрергә.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар