Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белемле хатыннар да өйдә бәбәйли: «Суда бала табу модада түгел, хәзер басып бала табалар»

news_top_970_100
Белемле хатыннар да өйдә бәбәйли: «Суда бала табу модада түгел, хәзер басып бала табалар»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда кайбер хатын-кызлар баланы хастаханәдә түгел, ә өйдә табарга тели. Өстәвенә, элек өйдә бала табуны нигездә документлары белән проблемалары булган якын чит илләрдән килгән мигрантлар сайлаган булса, хәзер табиблар ярдәменнән җирле, белемле шәһәр хатын-кызлары да баш тарта. «РТ» табиблардан хатын-кызларның нинди сәбәпләр аркасында бала тудыру йортына барырга теләмәүләрен һәм өй шартларында бала табуның ни белән куркыныч булуын белде.

«Формунарда укыйлар да, роликлар карыйлар да»

Республика Клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгенең 2нче акушерлык бүлеге мөдире Фәнил Нәбиев сөйләвенчә, чит ил гражданнары очрагында, документлар булмаудан тыш, бала тууның табигый процессына стимуляция, операция кебек медицина чараларын катгый кабул итмәү турында сүз бара.

– Гадәттә, мондый бала табучы хатыннарны безгә ирләре, туганнары авыр хәлдә алып килә. Без кесарев кисеме ясау өчен барлык сәбәпләр дә барлыгын күрәбез, әмма хатын-кызның туганнары безнең белән ахыргача бәхәсләшә. Бу – ахмаклык, минемчә. Без бит беркемгә дә кызыктан гына операция ясамыйбыз һәм үзебез дә процессның табигый барышы өчен чыгыш ясыйбыз, әмма бу һәрвакытта да мөмкин түгел, – дип билгеләп үтте Нәбиев.

Бүлек мөдире сүзләренчә, кайбер пациентлар төрле форумнар укып һәм Интернетта видеолар карап, өйдә бала табарга карар итәләр. Янәсе, өйдә стеналар да үзеңнеке, ирең дә өйдә – бала тудыру өчен иң яхшы атмосфера. Ләкин тормышта барысы да шулкадәр җиңел түгел, һәм табибларга ананы да, баланы да «теге дөньядан» алып чыгарга туры килә.

– Өйдә бала табуның уңышсыз очраклары белән килүчеләр җитәрлек: мәсәлән, 1 тәүлек тырышалар, әмма бала тумый. УЗИ ясыйбыз – катлаулануларны күрәбез: ана карынындагы кискен гипоксия яки хәтта ана карынындагы яралгының үлеме. Бала тудыру вакытында плацента өзелергә мөмкин, бу да баланың үлеменә китерә, моның өчен 3-5 минут та җитә.

Кайбер хатын-кызлар безгә бала тудыруның өченче этабында килә – бала инде туган, ә ананың кан югалтуы күп, чөнки плацента чыкмаган яки бала тудыру вакытында көчле өзеклекләр булган, – дип санады табиб. – Инфекция, кан инфекциясе, сепсис та булырга мөмкин, чөнки өйдә стерильлекне саклап булмый. Соңгы 3-4 елда, бәхеткә, мондый бала табучы хатын-кызларның үлеме очраклары булмады. Менә сабыйларны коткарырга өлгермәгән очраклар булды. Югалган вакыт үлемгә китерә.

Фәнил Нәбиев билгеләп үткәнчә, бала тудыру йортында, бала тудыруның физиологик агымы бозылганда, табиблар, ниндидер карар кабул иткәнче, пациент һәм аның туганнары белән фикер алышалар.

– Барысы да аларның ризалыгы белән эшләнелә. Безнең үзәктә бала тудыручы хатын янында неонатолог табиб тора, ул баланы бала тудырганнан соң беренче минутларда карый. Әгәр дә берәр нәрсә дөрес булмаса, мәсәлән, сулыш алу җитешсезлеге, баланы реанимациягә күчерәләр. Бала тудыру процессында без баланың һәм булачак әнинең хәлен даими контрольдә тотабыз, УЗИ, кардиотокография ясыйбыз. Өйдә андый мөмкинлекләр бармы?

«Бәлки алар моны «лайк» өчен эшлидер?»

Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш акушер-гинекологы Лариса Фәтхуллина шулай ук өйдә бала табуга каршы. Бигрәк тә хәзерге яшь хатын-кызларның сәламәтлеге, аларның әбиләренекенә караганда, кызганыч, бик үк шәптән түгел.

– Бәхеткә, соңгы 2-3 елда өйдә бала табучылар саны кимеде, без моның өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, хатын-кызлар консультацияләрендә мәгълүмат бирәбез. Ләкин хәзер башка проблема: өйдә бала табу карарын, беренче карашка, бик грамоталы һәм белемле хатын-кызлар хәл итә. Гадәттә, бу – аларның икенче һәм аннан соңгы бала табулары була, – дип сөйләде Фәтхуллина. – Хатын-кызлар үзләренең тәҗрибәләре җитәрлек дип саный. Өстәвенә, мондый бала табучы хатын-кызларның күбесе хастаханәдә бала табуны уңышсыз тәҗрибә дип исәпли.

Хатын-кызлар бит хәзер табибларга карата таләпчән: табиб тупас итеп аңлатты, яралгы тирәсендәге куыкны алдан тиштеләр һ.б. Андый хатыннар белән бер үк фикердә булучылар табыла. Еш кына бу – өйдә бала табуны пропагандалаучы һәм медицина тикшерүеннән һәм ярдәмнән баш тартучы блогерлар. Беркем дә уйламый бит: бәлки, бу блогер үзе беркайчан да бала тапмагандыр, бигрәк тә өйдә, бәлки, ул моны «лайклар» өчен әйткәндер? Ләкин блогер үзе әни булса да, бу аңа башкаларны өйрәтергә хокук бирми: һәр бала тудыру – үзенчәлекле.

Хәтта бер үк хатын-кызның беренче һәм икенче баласын табу процессы төрле булырга мөмкин. Аллага шөкер, өйдә суда бала табу юкка чыкты. Хәзерге вакытта вертикаль бала табу популяр, хатын-кыз бала тудыруны ятып түгел, ә басып яки утырып тудыра. Ләкин мин һәрвакыт әйтәм: сез бала тудыру йортында да шул ук әйберне ала аласыз. Хезмәтләрнең максималь спектры белән бала тудыру йортлары арта бара: күптән түгел Казанның 7нче ДКБда заманча шартлар белән яңа перинаталь үзәк ачылды.

Бала тудыру йортына ирең белән дә килергә мөмкин

Өйдә бала табудан аермалы буларак, хатын-кыз янында аның ире – баланың әтисе булуны табиблар хуплый. Якын кешең янәшәдә булуы ярдәм итә һәм уңай эмоциональ фон тудыра.

– Ирне бала тудыру процессында катнашырга чакырабыз, ул мөмкин булганча ярдәм итә. Шуңа күрә табиб сезне тикшерсен дә, бала тудыру йортына килегез, – дип чакырды хатын-кызларны Лариса Фәтхуллина.

– Иң мөһиме: пар үзе мораль яктан моңа әзер булсын һәм партнер да кирәкле анализларны тапшырсын, – дип билгеләп үтте Фәнил Нәбиев. – Әлбәттә, әгәр партнерлык бала тудыру турында энтузиазм белән хатын-кыз гына сөйләсә, ә ир-ат андый теләк белән янмый икән, мин шунда ук «кирәк түгел» дип әйтәм. Ләкин күп ир-атлар үзләре дә «бала тудыруда катнаша аламмы» дип кызыксыналар, мин мондый инициативаларны хуплыйм.

«Республика Татарстан» газетасыннан Дарья Субботина язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 март 2024
    Исемсез
    Эй оялмыйча ир янында бала табалар димени , минем ир эйтэ торган иде мэрхум хатын кызнын нечкэ жирен курергэ кирэкми отвращение була диеп менэ шул , но тэрле ират бар инде дэньяда 😄
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100