Белем алу пенсия күләменә тәэсир итәме?
Белем алу пенсия күләменә тәэсир итәме?
Мәктәптә, урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә, аспирантурада, докторантурада, клиник ординатурада, кадрлар әзерләү, квалификация күтәрү һәм переквалификация курсларында уку иминият стажы булып исәпләнми. Бу хакта "Российская газета" яза.
Иминият пенсияләре турындагы закон буенча, стажга Пенсия фондына взнослар түләнгән вакыт кына керә. Нәкъ алар киләчәктә пенсия билгеләгәндә исәпкә алына.
Моннан тыш, күрсәтелгән вакыт аралыгында хезмәт хакы алуны документлар белән расларга кирәк. Бу түләүләрдән 1991 елның 1 гыйнварына кадәр дәүләт социаль иминиятенә взнослар исәпләнгән булырга тиеш.
Ә укуга килгәндә исә, Хезмәт кодексының 198 маддәсе буенча, эш бирүче эш эзләгән кеше белән һөнәри укыту буенча килешү төзергә хокуклы. Ә эшләүче кеше белән һөнәри белем алуга яки кабаттан укуга килешү төзи ала. Ул эштән бүленмичә яки бүленеп белем алырга мөмкин. Укучыларга уку вакытында стипендия түләнә Аның күләме укучы килешүендә билгеләнә. Әмма ул иминият взносы булып саналмый (салым Кодексының 420 маддәсе). Ягъни, укыган вакыт иминият стажына саналмый, димәк иминият пенсиясе билгеләгәндә дә исәпләнми.