Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Белем алу бәласе (Кәрим Кара)

Җәйнең эссе көнендә үрге урамда янгын чыкты. Кызу эш вакыты иде, ирләр печәнгә төшкәннәр, хатын-кыз чөгендер утый. Авылда калган карт-коры, бала-чага утка каршы тора аламыни? Хәзер авыл саен булган янгын сүндерүчеләрне дә исемлектән сызып ташладылар бит.

news_top_970_100

Юан нарат бүрәнәләреннән салынган өй көлгә әйләнде, абзар-курадан торымбашлар гына калды. Чукынсын ла дөнья малы, бүген бар – иртәгә юк. Бәлагә очраган Фидәритнең туган-тумачасы калын, ярдәм итәрләр, авылдашлары да читтән карап тормаслар, дип яхшыга юрарга булыр иде. Фаҗига моның белән генә бетмәде.

Фидәритнең яшь хатыны Венера күрше авылга киткән булган икән, автобустан төшүгә үзләре тирәсендә сыек кына төтен күтәрелгәнен шәйләп алган. Ул беренче булып сөрән салган инде авылдашларына. Кычкыра-кычкыра өенә таба йөгергән. Аңа кадәр озак кына яңгыр булмый торды. Бар нәрсә корып кипкән, мизгел эчендә ялкын ялмап алган бар якны. Җыелып киткән кешеләр чиләкләп су ташырга тотынганнар, өй эчендәге әйберләрне ышыграк урынга ташыганнар. Ә хуҗабикә вакытсыз бозаулап яткан сөтлебикәсен чыгарырга булып лапаска ташланган. И шунда абзар өрлеге урталай сынып китмәсенме! Ярый чатан Гыймай ничек итсә алай ут эченнән сөйрәп чыгарган Венераны. Ну хатынның карар җире калмаган булган инде, мин сиңа әйтим.

Безнең авыл чокыр эчендә утыра, тирә-яктан уч төбендә төсле күренә. Кырда булганнар чамалаганнар нидер булганын: кара төтен күтәрелә авыл өстеннән. Кайсы тракторда, кайсы машинада чаптырып кайтып җиттеләр. Тик соңладылар, соңладылар егетләр. Район үзәгеннән килеп җиткән кызыл машина да булган суын чаҗлап яткан көл өстенә сиптереп кайтып китте.

Фидәрит беренчеләрдән булып кайтты. Өенә борылып та карамады егет, җанкисәген кочагына алып бала урынына тирбәтә, күзләреннән сөмердәп яшьләре коела. Аңа карап минем дә… Әллә чебен керде күзгә, һич тыеп булмый яшьләрне.

Ә киленебезнең җаны тәнендә бит әле, әкрен генә ыңгырашкандай да итә, өмет сүнмәгән беребезнең дә. Җиңел машина куалап үзәк больниска алып киттеләр бичаракайны. Әйтәм бит, бар тәне чи кызылга әйләнгән иде.

Фидәрит икенче көнне авылга кичкә таба гына кайтты. Врачлардан кәгазьләр яздырып, ярдырып йөргәннәр мәетне. Мондый үкенечле үлем бар авыл халкын тетрәтте. Яше-карты күз яшен тыя алмады. Аякта булганнар барысы зиратка килде.

Бу хәлдән соң тәмам бетереште Фидәрит. Аңларга була инде егетнең хәлен. Шулай да ярата иде ул үзенең Венерасын. Ике елллап артыннан калмый йөрде, чаяланып яулап алды кызның йөрәген. Мондый мәхәббәт турында иркенләбрәк берничә сүз әйтергә кирәктер. Фидәрит үзе күккә менеп йолдыз чүпли торган егетләрдән түгел. Укырга яратмады, «икеле» белән «өчле» арасында сузылып йөрде. Әмма кара эшкә кулы ята иде аның. Теләсә нинди техникага утырып җилдерде, әлеге өен үзе генә диярлек салып чыкты. Терлек карарга әвәс булды. Торганы белән җир кешесе ул, кояш чыкмастан кузгалып хәрәкәт итә башлый, күз бәйләнгәнче кулы эштән бушамый.

Ә менә Венера нәзберек булды. Әнисенең иркә кызы, искән җилдән дә араладылар гүзәл затны. Бәләкәй чактан җырга маһир булды. Бәйрәмнәрдә ул сәхнәгә чыгып сузып җибәрсә, йөрәкләр әллә нәрсә эшләп китә иде, валлаһи. Гел «бишле»ләргә генә барды класстан класска. Укытучылар нык яраттылар үзен. Авылыбызның данын таратыр җырчы булып, дип юрадылар.

Мәктәпне тәмамлагач, шул артистлыкка китте инде кызыбыз. Андый уку йорты бар икән, җырларга өйрәтәләр, имеш. Нәрсәсен өйрәтәләрдер. Хәленнән килгәне син өйрәтмәсәң дә җырлый инде ул. Ә менә минем ишеләрне бикләп куеп укытсаң да берни чыкмас. Кыз соңгы елларын укыганда, армиядән кайткан Фидәрит сөю зәхмәтенә тарыды, ахрысы. Башта кыз борылып та карамады моңа, гел көлкегә алды. Соңыннан укуны тәмамлыйм дигән шарт куйган шикелле. Өзеп әйткән:

Әгәр минем укуымны дәвам итәргә рөхсәт бирсәң, мин риза, – дигән. Бу турыда безгә егетнең әнисе чиште. Чыбык очы булса да туганнар алар безгә.

Менә шулай кавышып, матур гаилә корып яшәп киттеләр алар. Егетнең әтисе элек-электән таза хәлле булды. Фидәритнең тормышы җитеш: яңа өй, абзар тулы терлек, арбасы, чапкычы, җыйгычы булган трактор. Иренмә генә, акча агылырга тора сиңа. Ә Фидәритнең тырышлыгы турында әйткән идем инде мин. Бу фаҗигага юлыкмасалар, алардан да бәхетлерәк гаилә булмас иде.

Ай күренмәде кеше арасында Фидәрит, айдан артты, күпкә китте түгелме? Әлбәттә, зур кайгы, аңларга була, ну бит исәннәргә яшәргә кирәк, тормыш көтәргә. Үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Бер туры килгәндә әтисеннән хәлен сорашам малайның.

Үзебез дә аптырашта калдык инде. Дәшми, сөйләшми, шәүлә төсле йөри. Алдына куйсаң ашый, бар дисәң бара, йөзе балавыз төсле. Сөйләшеп кара әле, зинһар, малай белән. Синең телеңә шайтан төкергән төсле бит, – дип салпы якка салам кыстыра бу. Үзенчә мактый инде мине. Туган бит, ризалаштым.

Кичкырын барып чыктым боларга, энекәшнең бүлмәсенә кердем, исәнлек-саулык сораштым. Ята бу сузылып диванда, күзләрен түшәм такталарына терәгән. Әллә ишетте мине, әллә юк. Ә мин бирешмим, тегеләй сөйләгән булам, бу яктан китереп уратам. Артык якын алырга ярамый мондый кайгыны, зыян килүе бар, дим. Тере кеше үз вазыйфасын үтәргә тиеш җирдә, әти-әниеңне борчуга салма, дим. Венера аннан карап бер дә риза түгелдер болай кыланышларыңа, дим. Төрлечә сөйлим инде. Үземчә юатам, акылга килергә өндим. Ятты-ятты да бу бер каты тышлы калын дәфтәр суза миңа. Мин дә сүзсез генә алдым бу мәктүпне, беренче битен ачтым. Энҗе хәрефләр белән тезеп киткән Венера. Тышыннан билдәле булды, бу аның уттан исән калган көндәлеге, имеш. Күпмедер вакыт үтте. Фидәрит ята баш астына кулларын куеп, мин укыйм энҗе хәрефләрне сүзләргә кушып.

Ул янгын барысын күмер-көл иткәч, нигә менә шул дәфтәрнең дә көлен күккә очырмады икән? Ул нинди холык икән кыз-кыркынның көндәлекләр язуы? Мин, гомумән, дәүләт масштабында тыяр идем бу шөгыльне кызларга...

Кыскасы, көндәлек дәфтәрендә Венера ачыктан-ачык шәһәрдәге бер музыкант егеткә булган мәхәббәтен тасвирлаган иде. Яшь чакта кем белән нинди маҗаралар булмаган дисәң, мондагы тарихлар инде Фидәриткә кияүгә чыккач язылганнар, көнен, сәгатен, кичерешләрен, уй-хыялларын чагылдырып… Азагына тикле укыгач, дәфтәрне бер читкә алып куйдым мин, нәрсә дә әйтергә башка килмәде. Мин нык рәнҗегән идем киленгә. Шулай якын күрә идем мин аны, ә ул… Шулчак Фидәрит телгә килде.

Барып күрдем мин аның музыкантын… Ятакханә бүлмәсендә яшәп ята, скрипкада уйный икән. Аркасына төшеп тора озын чәчләре, битен бетчә баскан, җил иссә урталай сынырга торган ябык кына, хаста гына бер нәрсә шунда... Минем кем икәнлегемне белгәч, тубыктан кочаклап үксергә, акланырга тотынды. Имеш, Венераның аның уена да кереп чыкканы юк, үзе үк басып кереп, бер-ике тапкыр йоклап чыккан икән… Ә егет, имеш, бөтенләй башкага өйләнергә җыена, көзгә туйлары...

Мондый чакта берәр стаканны капласаң җиңелрәк булып китә. Тик Фидәритнең аның исен дә иснәгәне юк, эштән башканы белми ул.

Ә хәзер менә әйт син миңа, – дип кабаттан телгә килде ул. - Алдагы тормышымда мин ничек яшәргә тиеш? Ничек ышаныйм мин тагын кемгәдер? Ә бит Венера мине яраткан төсле иде...

Менә шундый-шундый хәлләр. Фидәрит әкрен-әкрен языла бугай. Беркөн тракторында җилдерә иде.

Шуны әйтәсе килә минем. Ул артистлар, гомумән, интеллигентлар үз мәхәббәт уеннарын кырыкка боргалап, катлауландырып, үзара гына, үзләре генә уйнасыннар иде. Йөрмәсеннәр иде гади авыл егетләре-кызларына коткы салып. Вәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100