Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Беләм, сезнең өчен бу сәеррәк тоелыр...» – ИлГәрәйдән яңалык

news_top_970_100
«Беләм, сезнең өчен бу сәеррәк тоелыр...» – ИлГәрәйдән яңалык

Җырчы ИлГәрәй социаль челтәрдәге сәхифәсендә шәп яңалыгы белән уртаклашкан. Ул тамашачыларын шаккатырып, русча җыр яздырган.

– Барыгызга да сәлам! Менә ул көн килеп җитте: минем яңа җырым чыкты. Бомба! Кайнар хит – «Как ты там?»

Беләм, минем тарафтан русча җыр ишетү сезнең өчен сәеррәк тоелыр. Кайберәүләр, хәтта, каршы да торды. Ләкин җырны ишеткәч, шок хәлендә калдылар. Минем тавышым икәнлегенә ышанмадылар. Әйе, бу – ИлГәрәй русча җыр җырлады. Күптән шундый берәр «текә» әйбер эшлисе килгән иде, һәм мин аны эшләдем!

Дусларыма һәм якыннарыма «поддержка»лары өчен рәхмәт. Җырның авторы – Дмитрий Фомин. Иң мөһиме, сез тыңлаучыларыма зур рәхмәт. Менә инде 20 ел дәверендә минем белән бергә булганыныгыз өчен, – дигән ИлГәрәй.

«Илназ, «текә!», «Бик матур чыккан», «Афәрин! Яңа дәрәҗәгә таба барасың», – дип бәяләгәннәр җырчының яңа җырын виртуаль дуслары.

Җырны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Йә, ничек сезгә?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100