Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әбекәй чирләп китте мәллә?» - Салават урын өстендәге әнисе белән видео куйган

Күп кенә укучылар Салаватның хатыны Ләйсәннең кәефсез булуына игътибар иткән.

news_top_970_100
«Әбекәй чирләп китте мәллә?» - Салават урын өстендәге әнисе белән видео куйган
salavat_fatkhutdinov_official/

Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсән белән урын өстендә яткан әнисе янына килгән. «Аллага шөкер, кайтып җиттек инәйнең хәлен белергә. Безнең инәй әкрен генә туксанны тутырып ята, Аллага шөкер. Әйе бит, инәй? — дип сорый ул. — Туксанны тутырырга тырышабыз, Алла боерса. Барыгызга да исәнлек-саулык телим».

«Салават абый, сез бәхетле кеше. Тәкълимә апага йөзгә җитәргә язсын».

«Озын гомерле булсын!»

«Терелсен әниегез!»

«Әбекәй чирләп китте мәллә? Терелеп, исәнлек белән яшәргә язсын», — дип яза дуслары.

Күп кенә укучылар Салаватның хатыны Ләйсәннең кәефсез булуына игътибар иткән.

«Ләйсән никтер кәефсез».

«Салават, сез гел әни дип кенә торасыз. Әниегезнең бер дә елмаеп, риза булганын күргән юк».

«Хатыны һәрвакыт ризасыз, борыны чөелгән. Салават абый үзе гади, әйбәт, әнисе бөтенләй иң әйбәт әби».

«Ләйсәнгә нәрсә булган? Кайнанасына таба карамый да».

«Ләйсәннең карашыннан укыйм нәрсә уйлаганын».

«Ләйсән бөтенләй чит кеше кебек утыра ич. Видеога төшкәндә булса да әбигә якынрак торса ярар иде дә соң, юрганнарын төзәткән булып. Болай исем өчен генә утырганы сизелеп тора инде».

Әмма яклаучылар да бар.

«Ник шунда ук ризасыз дисез? Бәлки ул аптырап, әниләрен кызганып утырадыр?»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100