Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бегемот зоопаркта эшләүче ир-атны ботарлап ташлаган, икенче кешене имгәткән

news_top_970_100
Бегемот зоопаркта эшләүче ир-атны ботарлап ташлаган, икенче кешене имгәткән
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Һиндстанда зоопаркта эшләүче ир-атны бегемот ботарлап үтергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Лакхнау шәһәрендә була. Бегемот зоопаркта эшләүче ике кешегә ташлана, аларның берсе һәлак була.

«The Indian Express» басмасы белешмәсе буенча, Сурадж һәм Раджу исемле ир-атлар вольерга керә, аны чистартмакчы булалар. Шул чакта җәнлек аларга һөҗүм итә. Раджу шок кичерә, бераз имгәнә, ул читлектән чыгып качарга өлгерә. Сураджаны бегемот үтергәнче ботарлый.

Бегемотны Лакхнауга берничә көн элек кенә алып килгән булганнар. Аны өч камералы вольерда тотканнар: берсендә кунаклар карый, икенчесендә ашаталар, өченчесенә куып кертеп торып, башкаларында эшлиләр. Хәзер зоопарк хезмәткәрләре бегемотның өченче камерада ишеге ачык килеш торуын ачыклый.

Мәрхүм хезмәткәр зоопаркта 10 елдан артык эшләгән, аның хатыны һәм кызы бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100