Берничә ай элек җырчы Филипп Киркоровның әтисе Бедрос Киркоров 26 ел бергә яшәгән хатыны Людмила Смирнова белән аерылышкан. Хатын Бөек Новгород шәһәреннән ире янына Мәскәүгә күченүдән баш тарткан булган. Бу хакта СтарХит сайты яза.
Бедрос Киркоров белән Людмила Смирнова күп еллар бергә яшәми икән инде. Артист рәсми рәвештә аерылышуы турында күптән түгел генә халыкка чыгарырга булган.
«Тиз булсын өчен, хатыным белән ничек аерылышырга икәнен уйлыйм. Мин аның белән 12 ел элек, оныклар тугач аерылыштым. Ул үзенең шәһәрендә калды, диссертация якларга телим, диде һәм югалды. Мин гаиләне саклап калу өчен барысын да эшләдем. Людмиланың бертуганының кызы судья булып эшли, ул аерылышырга киңәш иткән. Эш никах килешүендә. Анда, бар мөлкәт тә аның исеменә күчә, дип язылган. Безнең 2 йорт бар. Алар кыйммәт тора. Филипп җибәрде аларны. Мин моны күргәч, Ходай кушканча булсын, дидем. Үземнең карарымны Филиппка әйткәч, ул «әти, үзеңә кара» диде», – дип сөйләгән 91 яшьлек җырчы «НТВ» каналындагы «Секрет на миллион» тапшыруында.
Менә инде 5 ел Людмила Смирнова күкрәк яман шеше белән авырый, Бедрос Киркоровның үзенең дә сәламәтлеге белән проблемалары шактый. «Мин оныклар белән калырга теләдем, Людмила Мәскәүдә яши алмады. Миңа үземне карап, тәрбияләп торырдай кеше кирәк. Мин үзем киенә алмыйм», – дигән ул.
Хәзер Бедрос Киркоровны улының фанаты Олеся Иванова карый. Ханым моны берничә ай дәвамында бушлай эшләгән. Тик берникадәр вакыттан соң җәмәгатьчелек «җырчы белән Олеся Иванова арасында – роман» дигән сүз таратты, тик җырчы үзе турындагы мондый гайбәтләрне кире какты.
«Ул мине авыру буларак, ярдәм итәргә теләгән кеше буларак ярата», – диде Бедрос Киркоров.
Сүз уңаеннан, элегрәк Филипп Киркоров әтисенең шәхси тормышында үзгәрешләр барлыгын һәм әтисенең карарын тулысынча хуплавын да әйткән иде. «Әгәр аның янында кайгыртып торырга кеше бар икән, Аллага шөкер. 91 яшендә тулы канлы тормыш белән яши, бернәрсәдән дә баш тартмый, афәрин. Дөрес, вакыт-вакыт, йөрәге сиздереп ала инде. Әгәр шул яшькә җитә алсам, иң бәхетле кеше булыр идем», – дип сөйләгән иде Филипп Киркоров «Ты не поверишь!» тапшыруында.