БДИны 399 баллга биргән Казан егете кая укырга кергән?
БДИны 399 баллга биргән Казан егете кая укырга кергән?
БДИда 399 балл җыйган Рамил Баһавиев КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтына укырга кергән. Ул галим булырга җыена. Бу турыда Рамил Бөтендөнья татар конгрессының "Дөнья" студиясенә кунакка килгәч әйткән.
"Балачакта сихерче дә, актер да, спортчы да булырга хыялландым. Хәзер математика өлкәсендә ачышлар, тикшеренүләр ясыйсы килә", - ди ул.
Рамил Баһавиев — Казан егете. Башкаланың Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясен тәмамлаган. Татар телендә белем алып, русча имтиханны шундый дәрәҗәдә тапшыруы белән, ул күп сорауларга җавап бирде. Бәхәсне юкка чыгарырлык дәлил китерде. Рамил Баһавиевны Татарстан Президенты министрларга үрнәк итеп куйды, диелә бу хәбәрдә.