news_header_bot
Язманы тыңлагыз

БДИга өстәмә баллар: Татарстанда аларны ничек алып була?

news_top
БДИга өстәмә баллар: Татарстанда аларны ничек алып була?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, мәктәпне тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшыра. Алга таба югары уку йортына керү мөмкинлеге баллар санына бәйле булачак. Һәр аерым балл хәлиткеч булырга мөмкин. Татарстан укучыларына нәрсәләр өчен өстәмә баллар бирелә? Бу хакта «Татар-информ» яза.

Югары уку йортларының кабул итү комиссияләре укучының шәхси казанышлары өчен өстәмә балл бирергә хокуклы. Алга таба уку йортына кергәндә алар БДИ баллары белән беррәттән исәпкә алына. Шул ук вакытта һәр аерым абитуриент барлык казанышлары өчен 10нан артык балл ала алмый.

Татарстанда өстәмә баллар алу өчен нигезләр:

  • Гел «бишле» билгеләреннән генә торган аттестат (көмеш яки алтын медаль), аның өчен абитуриент 10 баллга кадәр алырга мөмкин;
  • ГТО билгесе, аның өчен шулай ук 10 баллга кадәр өстәргә мөмкиннәр;
  • йомгаклау иншасы нәтиҗәләре, монда шулай ук 10 баллга кадәр бонуска исәп тотарга була;
  • спорттагы уңышлар, мәсәлән, халыкара һәм бөтенроссия ярышларында җиңүләр һәм призлы урыннар. Алар өчен шулай ук 10 баллга кадәр алырга мөмкин;
  • волонтерлык эшчәнлеге, монда 1-2 баллга исәп тотарга була;
  • интеллектуаль яки иҗади конкурслар 5 баллга кадәр өстәргә мөмкин;
  • мәктәп олимпиадалары нәтиҗәләре.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар