Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Адилә Зыязетдинова: БДИдан башка тормыш бар!

«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесенең 11нче сыйныф укучысы Зиязетдинова Адилә «Илһам» бәйгесендә беренче урын алды. «Интертат» укучыларына Адиләнең бу мәкаләсен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Адилә Зыязетдинова: БДИдан башка тормыш бар!

11нче сыйныф укучылары өчен уку елының икенче яртыеллыгы вакыйгаларга бай.

Баштарак БДИ сүзенә чыгарылыш сыйныф укучылары куркып, шикләнеп карыйлар иде. Хәзерге бу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Шулай булса да, кайбер 9нчы сыйныф укучылары 11нче сыйныфны тәмамламыйча гына мәктәптән китәләр, махсус урта белем алуны кулайрак күрәләр. Алар БДИны кирәк дип санамыйлар, аннан башка да тормыш итеп була, дип фикер йөртәләр. Имтиханны тиешле балларга тапшыра алмасам, хурлыкка калырмын, дип тә борчылалар.

Әйе, бер яктан карасаң, БДИсыз да төрле уңышларга ирешеп була. Үзеңнең үсешең, төрле нәтиҗәләргә ирешүнең башка юллары да бар бит.

Хәзерге тормышта күп кенә һөнәрләр өчен югары белем, БДИ кирәкми. Бу һөнәрләрнең күбесе, гадәттә, тормышта иң кирәге булып чыга.

Программалаштыручы, дизайнер, менеджер, коуч кебек һөнәрләр бүген аеруча популярлашты сыман. Аның өчен әзерлек курсларында белем алу да җитә, тирәнтенрәк белем алган очракта, дипломлы да буласың.

БДИ тапшырмаган, яки көтелгән нәтиҗәләргә ирешмәгән очракта да төшенкелеккә бирелмәскә кирәк, чөнки белем алу, тормыш итү өчен башка ысуллар да җитәрлек. Син матди яктан тәэмин ителгән, җитеш, тулы, яхшы шартларда яши аласың.

Шулай булгач, БДИсыз да тормыш итеп була. Бары тик төптән уйлап, дөрес юлны сайларга кирәк. Йомгаклау аттестациясен бирү өчен укытучылар, ата-аналар, репетиторлар да җәлеп ителә. Чөнки күп кеше бу – синең булачак карьераңа, киләчәк язмышыңа бәйле дип уйлый. Чынлыкта, синең язмышыңны БДИ хәл итми. Нинди нәтиҗәләр булса да, борчылмаска кирәк. Онытма: сәламәтлегең бар нәрсәгә караганда да кадерлерәк. Әгәр сәламәтлегең какшаса, сине берни дә кызыксындырмаячак.

Кайбер очракларда, эшкә урнашканда, югары белемеңә түгел, ә сәләткә, характерыңа, әңгәмәдә сөйләшүеңә күбрәк игътибар бирәләр. Югары белемле булып та, күп һәм тырышып эшләргә кирәк.

Һөнәри белемле булып, әгәр син нәтиҗәле эшләр күрсәтәсең икән, сине югарырак, дәрәҗәлерәк урынга күчерергә мөмкиннәр. Ә менә хезмәт хакыңның никадәр югары булуы бары тик үзеңнән тора.

Мәгълүм булганча, югары белем белән дә аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр җитәрлек.

Кеше укый, белем ала, аның 2 яки 3 дипломы бар. Ә бу дипломнар аңа хезмәтендә кирәк булмаска да мөмкин. Иң мөһиме – яраткан эшеңне табу. Әгәр эшләү дәверендә югары белем кирәк булса, читтән торып та укып була. Бары тик теләк һәм тырышлык кирәк.

Ә мин үзем БДИ яклы, чөнки син кирәкле фәннәрне тагын да тирәнрәк үзләштереп, гел шуның өстендә шөгыльләнеп, үзең теләгән уку йортына керү мөмкинлеге аласың. Тиешле балларны җыя алу – теләгән һөнәреңә юл ачучы күпер ул. БДИсыз да яшәп була, дигән сүзем имтиханнардан куркып, борчылып торучылар өчен үземчә юату иде. Бары тик курыкмаска, максатка таба көн дә бер адым ясарга кирәк. Ә максатка ирешү юллары күп төрле, бары тик теләк кенә кирәк!

Шуны да онытмаска кирәк: тормышта нинди дә булса уңышка ирешәм дисәң, син сабыр, тырыш һәм үҗәт булырга тиешсең. Ялкаулар бар нәрсәдә дә тирә-юньдәгеләрне гаепләргә яраталар. Әлбәттә, БДИны уңышлы тапшыру һәрвакытта да синең бәхет һәм уңыш күрсәткечең түгел. Ул бары тик киләчәк тормышыңа нигез салу гына. Ә нигезеңнең ныклы булу-булмавы үзеңнән тора. Бәхет ачкычың синең үз кулыңда!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100