Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

БДИда өч фәннән 299 балл җыйган Галия: "Рамазан аенда имтиханнарга әзерләнүе җиңел булды"

Мәскәүдә яшәүче татар егете Руслан Сәлимгәрәев 4 фәннән БДИны 400 баллга тапшыргач, бөтен ил шау килде. Яшел Үзәндәге гадәти бер мәктәптә укыган Галия исә 3 фәнне 299 баллга тапшырган. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының романтистика (испан теле) бүлегенә укырга кергән китап яратучы, ушу белән шөгыльләнүче хыялый вундеркинд "Татар-информ"га имтиханнарга ничек әзерләнүе турында сөйләде.

news_top_970_100
БДИда өч фәннән 299 балл җыйган Галия: "Рамазан аенда имтиханнарга әзерләнүе җиңел булды"

Кыз кешегә ничә һөнәр дә аз?

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип әйтергә яраталар. Ә кызлар турында мондый сүзләр әйтүче юк. Хәзерге заман кызлары егетләрдән дә арттыра дип әйтсәң дә буладыр. Галиягә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип языр идем мин. Яшел Үзәндә яңа гына 5 гимназияне тәмамлаган Галия Гарифуллина БДИ буенча бик югары баллар җыйган икән. Рус әдәбияты -100 балл, рус теле - 96 балл, инглиз теле - 95 балл. БДИ баллары 291, алтын медаль өчен 5 балл, КФУ Олимпиадасы өчен 3 балл өстәлеп, барлыгы 299 балл тәшкил иткән. Шаккатыра әйе бит? Галиянең үзе белән дә сөйләшү бәхете татыды. Ничек итеп БДИ да югары баллар җыйган, гомумән, ничек әзерләнгән икән ул?

Яшел Үзәнгә барып Галиянең өе янына килеп туктагач ук, өй кырыенда бик күп агачлар үсүенә игътибар иттем. БДИ да югары баларга ирешкән кыз шундый тыныч, матур урында яши икән дип уйлап куйдым. Өй бусагасын узуга ук безне иң беренчеләрдән булып каршы алырга чыккан песи булды. Уч төбенә борынын төртеп кунаклар белән исәнләшеп тә узды ул. Галия, аның әти-әнисе белән күрештем.

Галиянең өендә картина күплеген күреп алдым. Танышып, бүлмәсенә уздык. Менә монда мин чын байлыкка тап булдым. Киштәләр китап белән тулы иде. Галиянең өендә үз китапханәсе бар! Монда нинди генә жанрда язылган китаплар юк. Шулкадәр китап яратучы кыз ничек инде БДИ ны югары балларга бирмәсен ди?

БДИ, БДИ һәм тагы бер БДИ!

- Галия, БДИ га ничек әзерләндең?

- БДИ га көн-төн әзерләндем. Мәктәптә әзерләделәр дип әйтә алмыйм. Анда миңа әзерләнергә комачауламадылар дисәң, дөресрәк буладыр. Рус теленнән өйрәттеләр, анысы сүз дә юк. Репетиторларга вакыт-вакыт йөреп алдым. Курсларда булдым. Күп вакытны үзем өйрәндем. Иртән торам укыйм, мәктәпкә үзем әзерләгән язмаларны алып барам. Гадәттә, кеше бер көнне бер фәнне генә өйрәнә. Мин алай эшләмәдем. Барысын да бер көндә әз-әзләп өйрәнергә тырыштым. Мәктәткә үзем алып килгән язмалардан инглиз телен өйрәндем. Инша язып карадым. Көнгә бер инша язу иң мөһиме иде. Теория өйрәндем. Мәктәптән кайтуга ук тагын укуга утыра идем. Көненә билгеле бер сәгать сарыф итә идем дип аерым әйтә алмыйм. Көне буе уку булды инде. Апрель аенда әзрәк ял итеп ала башладым. Мәгълүматның күплегеннән баш миенә зур йөк булды. Ә шулай ук, мәктәптән кайткач 30 минут, бер сәгать тирәсен йокыга багышладым. Бу мөһим. Син әз булса да ял итеп аласың.

- БДИ Рамазан аена да туры килде. Авыр булмадымы әзерләнергә?

- Рамазан аенда әзерләнергә җиңел булды. Беренче көнне генә хәлем җитми иде. Алга таба җиңеләйде. Рамазанда вакыт күбрәк кала. Син кич кенә ашыйсың, көндез ашауга, савыт-саба юарга вакыт әрәм итмисең. Бер тапкыр кич ашыйсың. Ә калган вакытта укыйсың. Минем ике имтихан Рамазан аена туры килде - рус һәм инглиз теле. Әгәр дә мораль яктан әзерләнеп барсаң, имтихан бирүнең бернәрсәсе дә юк.

- Имтиханга кайда әзерләндең?

- Күп вакыт өйдә булды. Урамда утырып әзерләнеп булмый, җил кәгазьләрне очыра иде. Ләкин табигать энергиясе укырга булыша. Мин мәктәпкә барганда һәм кайтканда урман аша уза идем. Мораль яктан ниндидер “заряд” була иде. Күз алдына китер. Син кайтасың, урман. Агачка гына карасаң да, ул искитмәле матур, кабатланмас. Анда ниндидер серлелек бар.

Имтихан алдыннан да КИМнарны чыгартып утырганда тәрәзәгә карап утырдым. Анда табигать бик матур иде. Агачлар үсеп утыра. Аларга карагач, курку хисе бөтенләй дә бетте. Табигать ул мәңгелек, ә имтихан дүрт сәгатьтән тәмамланачак.

- Иң беренче имтихан турында сөйләп үтче.

 -  Математика иде ул. Мораль яктан әзер идем. Бу миңа университетка керергә йогынты ясый алмаган фән. Берсе булса да бетеп тора дигән уй иде миндә. Имтиханга башка мәктәпләр дә килде. Химия лицейеннан дусларым белән дә аралашырга өлгердем. Алар булгач күңелем тыныч иде. Борчылмадым да.

- Нинди имтихан иң куркынычы булды?

 - Инглиз теленең сөйләм өлеше. Аңа бары тик егерме генә минут бирелә.

Имтихан бүлмәсенә кердем. Дүрт урын тора. Компьютерлар. Утырдым. Урындык шыгырдый иде. Утыра торгач, ул урындыкны минем калтыраган аяклар шыгырдатканын аңладым. Ләкин борчылырга вакыт юк иде инде, имтихан башланды.

Минем янымда белгән, бергә укыган кыз утыра иде. Ул инглиз телен бик яхшы белә. Сорауга җавап уйларга вакыт бирелгәч, мин аның сөйләгәнен ишеттем. “Ул миннән яхшырак сөйли. Беттем. Имтихан балы әз була инде!” - дигән уйлар узды минем башымнан. Темалар җиңел иде үзе. Максималкага җыям дип уйламадым да. Инглиз телен биргәндә сүз басымына, әйтелешенә карыйлар бит.  Инглиз теленнән БДИ бирергә теләгән кешегә шуларны өйрәнергә киңәш итәр идем. Мин үзем дә озак өйрәндем, скайп аша студент кыз белән шөгыльләндем. Ул миңа рәсем җибәрә. Вакытны куша. Мин шул вакыт аралыгында сөйләргә тиеш. Шуңа курку булмады. Күп тапкыр күнегүләр ясарга кирәк. Аннары курку булмый.

- Имтихан баллары турында ничек белдең? Кемгә беренче хәбәр иттең?

- Иртән торып, компьютерны кабыздым. Иң беренче инглиз теле чыгарга тиеш иде. Ул булмады. Чыккач кына, рус әдәбиятында нидер торганы исемә төште. Кереп карасам - 100 балл! Юк, бу балл түгелдер дип уйладым. Яңадан бер кат кердем. Чыктым. Кердем. Чыктым. Үз күземә ышанмадым. Ниндидер хата. Ялгышканнардыр дип уйладым. Укытучыма, баллар килсә, хәбәр бирегез дип язып җибәрдем. Кемгәдер әйтергә дә курыктым. Аннары әниемә шалтыратып, “Әни, беләсеңме минем рус әдәбиятыннан ничә бал?” - дип сорадым. Әни күп кенә вакыт әйтми торды, 100 дигәч, “Әйе!” дип шатландым.

- БДИ га күп вакыт сарыф иткәнсең, дусларыңа вакыт калдымы?

- Минем ике якын дустым бар. БДИ вакытында алар белән еш кына күрешә алмадым. Бөтен вакыт укуга сарыф ителде. Йөрергә дә чакырдылар, тик уку да бик мөһим иде.

"Татар телендә аерым алып китаплар укыганым юк"

- Татар телендә китаплар укыйсыңмы? Бүгенге көн татар язучыларына ни җитми ип уйлыйсың?

-  Татар телендә аерым алып китаплар укыганым юк. Мәктәп программасы гына. Мәктәптә бик тә Гаяз Исхакыйны укырга ошый иде. Шулай ук Муса Җәлил иҗатын бик яраттым. Башта шигырьләрен рус телендә укысам, аннары татар телендә укыдым. Аеруча да авыру кызның әтисе сугыштан кайткач терелүе хакында уку ошады. Күңелемә нык тәэсир ясады.

- Рус язучыларыннан кемнәр ошый?

- Рус язучыларыннан Тургеневны яратам. Ул минем өчен язган диярсең. Барлык язганнарын күз алдыма китереп барам. Тургеневның психологиясе кызыклы, уйландыра торган. Әсәрне укып бетергәннән соң да озак кына уйлап, анализлап йөрисең.

- Кечкенә вакытта кем буласың килә иде соң?

- Күпчелек балалар кебек укытучы, космонавт буласы килә иде. Психолог буласы килгән чаклар да булды. Ә кечкенәдән үк язучы булырга хыялланам. Җиде яшьтән укырга язарга өйрәнгәннән бирле хикәяләр яза башладым.

- Сер булмаса нинди хикәя иде?

- Беренче язма җиде яшьтә язылды. Әкият иде ул. Гадәттә, әкияттә хайваннарның патшасы арыслан. Ә безнең урманда ул юк иде. Мин уйлый башладым, ә бездә алайса кем икән дип. Ул әкияттә керпе, аю, төлке, әтәч бар иде. Әтәчне мактанчык итеп куйдым. Алар төрле сынаулар аша үттеләр. Ахырда патша булып керпе калды. Аю булса, күңелсез булыр иде. Ул болай да көчле һәм зур. Ә керпе курыкмый, батыр булып сурәтләнде.

- Ничә хикәяң бар бүгенге көндә?

- 30га якын.

- БДИ вакытында сиңа ни җитмәде?

- Китап уку. Мин бик тә укырга яратам. Теләгән китабымны укый алмадым. БДИ  тапшыруга ук кулыма китап алдым. Джек Лондон иде ул.

- Нинди музыка яратасың?

- Музыка бөтенләй дә тыңламыйм.

- Буш вакытларыңда нишлисең?

- Буш вакытта песиебез Фенечка белән уйныйм. Аның безгә килеп эләгүе дә кызык. Мин ул вакытта өйдә түгел идем. Песине әти белән әни сайлады. Алар танышлардан алдылар. Биш песи баласы бар иде. Әни берсен алып тумба өстенә куйган. Ул каты итеп мияулаган, канәгатьсез булган. Тагын безнең Фенечканы алып куйган, ул тыныч кына мияу дигән. Шунысын сайлап алып кайтканнар да.

Тагын табигатьтә булырга бик яратам. Гадәттә, тыныч кына күзәтәм. Кояш нурлары агач яфракларында уйнавын, акрын гына җил исүен. Уйланам. Уйларымны кәгазьгә төшерәм. Ясарга яратам. (Баксаң, Галиянең өендә эленеп торган картиналарны кыз үзе ясаган икән). Хәзер еш ясамыйм инде. Элегрәк сәнгать мәктәбенә йөрдем. Анда натюрмурт ясарга ошый иде. Аннары төрле илләрнең архитектурасын да өйрәндек. Бөекбритания, һәм башкалар. Чит илләрдә кайбер биналарның готик стильдә төзелүе ошый. Биналарның витражы күккә юнәлгән. Бу бик матур. Бина оча сыман тоела иде миңа.

Сәнгать мәктәбендә биш ел укыдым. Сигезенче сыйныфта тәмамладым.

- Рәссамнардан кемнәр ошый?

- Айвазовскийны яратам. Аның пейзажлары искитмәле. Рус әдәбиятыннан аргумент кирәк булгач, аның турында укыган идем. Иҗатын гына түгел, үзен дә ярата башладым. Ул чын патриот булган!

- Хәзерге татар язучыларына ни җитми дип уйлыйсың?

- Хәзер замана кызу. Язучылар да кызу язалар. Әсәрләрдә салмаклык җитми. Сюжетлар кызыклы булырга тиеш. Андый китапларны табу кыен. Әсәрләр кыска бит хәзер.

- Яраткан кешең бармы?

- Әлегә юк. Андый кешене очратмадым.

- Үзеңнең яныңда нинди кеше күз алдыңа китерәсең?

- Затлы, яхшы күңелле, максатчан, эш сөюче.

- Татар газета-журналларына ни җитми дип уйлыйсың?

- Татарча газеталар укыганым юк. 8 сыйныфта “Ялкын” ны укый идем. Анда аеруча да иҗат өлеше яшый иде. Болай аерып ни ошамаганын әйтә алмыйм.

- Ә татар телевизион каналлар турында ни әйтә аласың?

- Татарча каналлар караганым юк. Әбигә баргач, “Җырлыйк әле” тапшыруын карый идем. Ә үземә “ТНВ”да хәбәрләр карау ошый. Бездә үтерешләр турында күрсәтмиләр бит күп өлешчә. Тыныч хәбәрләр.

"Мин Галиягә кечкенә чагыннан ук ышанам"

Галия турында әти-әнисе дә җылы итеп сөйләп үтте. Кызларын яратулары, үзләре белән бертигез дәрәҗәгә куеп аралашулары күренеп тора.

Галиянең әнисе Розалия - Казанда шәфкать туташы булып эшли, ә әтисе Равил - Оргсинтезда коткаручы икән. Алар, чиратлашып, кызлары турында сөйләделәр.

- Галия безнең кечкенәдән үк сабыр, тыйнак, аңлаучан акыллы бала булып үсте. Кечкенә чагында, әле Галиягә ул вакытта дүрт кенә яшь, мин аны үзен генә урамга һава суларга чыгарып җибәрә идем. Башта чыгып кызым моннан монда кадәр йөрергә ярый дип аңлатам. Ул беркайчан да сүзне тыңламый киреләнгәне булмады. Үзем ашарга пешерәм, Галия тыныч кына уйнап йөри. Туганнар кайткач, ничек курыкмыйсың дип шаккаткан иделәр. Юк, Галиягә мин кечкенә чагыннан ук ышанам. Без бер-беребезне һәрвакытта да аңлап килдек, - дип кызы турында сөйләде Розалия ханым.

- Галия бик акыллы. Барлык проблемаларын да үзе хәл итә. Мин аның урынында булсам, нишләргә белми аптыраган булыр идем. Ул һәрвакытта да эшен ахырына кадәр җиткерә. Беркайчан да куркып туктап калмый, - дип сүзгә кушылды Равил абый.

Галия - ушу остасы

- Биш яшендә Галия сугыш чукмарына әйләнде. Болай булмый дидем дә, аны ушуга бирдем. Шуннан сугышмый башлады. Минем сеңлем Галиядән бервакыт “Галия, сез ушуда нишлисез?” дип сорады. Ул исә “Чәчәк апа, ниндидер аңлашылмаган хәрәкәтләр ясыйбыз” дип җавап бирде”, - ди Розалия ханым, елмаеп. 

- Үзен үпкәләтергә бирмәс. Көчле рухлы шәхес булып үсте, - дип горурланып әйтте әтисе Равил. 

- Кечкенә вакыты Галия урамнан уйнап кайтып керә. Ә аның кесәсе тулы чүп. Чүп ташларга ярамый, табигатьне пычратырга ярамый дидек. Ул урамдагы чүпне дә шулай итеп җыеп ташлый торган булды, - дип хатирәләргә тукталды Розалия ханым. 

Баксаң, Галия кечкенә вакытында урам себерүче дә булырга хыялланган икән.

- Без Галияне бөтен башлангычларын да аңлап, үз көчебездән килгәнчә булышырга тырыштык. Рәсем ясыйсы килде мәктәпкә бирдек. Кечкенә вакытыннан ук бик күп укудык. Һәр әйберне ул үзе уйлап эш итте. Бу яктан мин аңа тулысынча ышанам. Бервакыт яз көне Галия “Әни, бөтен кеше баш киеменнән башка йөри, ә мин юк” дип яныма килде. Кимәсәң, авыртасың. Кызым, үзең уйла дидем. Шуннан соң ул үзе барсын да анализлап, башына киеп йөри башлады, - дип сөйләде әнисе.

"Бик акыллы һәм уңган кыз"

Галия укыган мәктәпкә дә бардым. Рус теле укытучысы Резеда Шамил кызы да Галия турында фикерләрен белдерде.

- Галия бик акыллы һәм уңган кыз. Ул бар эшкә дә җитди карый. Беркайчан да күчергәне булмады, барлык эшен кыскача гына язып түгел, үз фикерен тулы итеп белдереп тапшырырга тырышты. Дәрестә чыгышлары сыйныфташлары өчен һәрвакытта да кызыклы һәм эмоциональ була иде. Галия бик күп укыды. Дәресләрдән соң калып та укыды, әдәбиятны өйгә дә алды. Индивидуаль рәвештә дә күп шөгыльләндек. Әдәбият буенча югары балл җыюында бу дәресләрнең дә өлеше керде дип саныйм, - дип сөйләде ул.

Әлеге гаиләгә карыйм да сокланып куям, кечкенәдән үк акыллы фикерли белүче Галия, кызларын кечкенәдән үк яхшы гадәтәргә өйрәткән, дөрес тәрбия биргән әти-әнисе. Күпләргә үрнәк булырлык чын дус-тату гаилә. Бер-берсенә карашлары, сөйләшүләреннән үк зур хөрмәт һәм бер-берсен өзелеп яратулары күренеп тора. Әлеге гаиләгә сокланып карыйсы, Галиягә киләсе тормышында уңышлар телисе генә кала. Киләчәктә зур дәрәҗәгә ирешүен теләп калам.. Китапларын күрергә насыйп булсын.

Галия Гарифуллина - 17 яшь. БДИда югары балларга ирешкән.

Яшел Үзәннән.

Әтисе Равил -коткаручы.

Әнисе Розалия - шәфкать туташы.

Яраткан төсе юк. Якты төсләр ярата.

Яраткан шөгыле - рәсем ясау, хикәя язу.

Хыялы - зыялы кеше булу. Профессор дәрәҗәсенә ирешү, кешеләргә яхшылык китерү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100