Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«БДИ нәтиҗәләрен белгәч, еладым» - Татарстанда 10 укучы БДИны 200 баллга тапшырган

Татарстанда 10 укучы БДИны 200 баллга тапшырган. «Интертат» имтиханда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларның үзләре, укытучылары һәм әти-әниләре белән сөйләштек.

news_top_970_100
«БДИ нәтиҗәләрен белгәч, еладым» - Татарстанда 10 укучы БДИны 200 баллга тапшырган
Салават Камалетдинов

11 сыйныф укучылары өчен БДИ дә төгәлләнеп килә. Барысының да диярлек нәтиҗәләре билгеле. «Рус теленнән БДИны 15697 укучы тапшырган. 88 бала 100 балл җыйган. Минималь баллны 19 кеше җыя алмаган. Татарстанда барлыгы 197 бала берәр фәнне 100 балга биргән. Шуларның унысы ике фәннән йөзәр балл җыеп, ике фәннән 200 балл җыйган. Әлегә имтихан бирү өчен резерв көннәр бара. Барлык нәтиҗәләр дә соңрак билгеле булачак», – дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Рус теле һәм рус әдәбиятыннан түбәндәге укучылар 200 балл җыйган укучылар:

Казан шәһәре Мәскәү районының 94 нче гимназиясе укучысы Лия Дәүләтшина;

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Муса Җәлил исемендәге 26 нчы лицей укучысы Амалия Егорова;

Казан шәһәре Идел буе районы 18 нче гимназия укучысы Эвелина Мөслимова;

Рус теле һәм химиядән 200 балл җыючылар:

Бөгелмә муниципаль районының 2 нче лицей укучысы Азиза Абдуллаева;

Минзәлә шәһәре 2 нче мәктәп укучысы Дарья Дяшкина;

Казан шәһәре Идел буе районы 83 нче лицей – Мәгариф үзәге укучысы Румия Ибраһимова;

Бөгелмә муниципаль районының 5 нче мәктәп укучысы Маргарита Рыжикова;

Чаллы шәһәре, 26 нчы гимназия укучысы Альбина Сайфуллина.

Химия һәм биологиядән 200 балл җыючылар:

Чаллы шәһәре Александр Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы Гөлнара Гәрәева;

Мөслим гимназиясе укучысы Шамил Баянов. 

«Күп нәрсә баланың үзеннән тора»

Укучылары имтиханда югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар белән дә сөйләштем. Идел буе районы 83 нче лицей – Мәгариф үзәгенең химия укытучысы Светлана Бабошина:

Румиянең максаты – медицина университетына укырга керү, шуңа күрә химия, биологиядән бик әзерләнде. БДИга әзерлекне 10 нчы сыйныфта ук башладык.

Химиядән имтиханның икенче өлешендә бирелгән биремнәрне яхшы итеп үтәп чыгар өчен мәктәптә бирелә торган «база» гына җитми. Укучым – Румия үзе дә бик булган кыз. Баланың үзеннән дә күп нәрсә тора. Бу эштә уңышның 90 проценты баладан тора дияр идем мин. Максат куеп, бөтен булган төрле тикшерү, күнекмә биремнәрен эшләп барганда, имтиханны уңышлы биреп була. Аның максаты бар иде һәм ул шуңа ныклап әзерләнде.

Әлбәттә, өстәмә дәресләрсез БДИны 100 баллга бирү мөмкин түгел.

Без мондый нәтиҗәләрне көткән идек. Бу минем БДИны 100 баллга биргән беренче генә укучым түгел, – дип аңлатты укытучы.

«Имтиханда эләккән вариантка «гашыйк булыгыз»

Химия һәм рус теленнән 200 бал җыйган 11 нче сыйныф укучысы Румия Ибраһимова имтиханын югары балларга бирәчәгенә ышанган.

Химиядән 100 балл көтмәсәм дә, 90нан артыкка өметләнгән идем. Нәтиҗәләрне белгәч, алай аптырамадым, чөнки мин моңа әзерләндем. Имтихан бирүгә караганда, аның нәтиҗәләрен көтү тагын да дулкынландыргыч булды.

Фото: © Румия Ибраһимованың шәхси архивыннан

Минем медицина университетына, стоматология факультетына укырга керәсем килә. Документларымны Казан, Санкт-Петербург университетларына тапшырып карарга булдым. Узган елның җәй аенда мин республика балалар клиник хастаханәсендә волонтер буларак шәфкать туташларына булышып йөрдем. Бу эшнең миңа ошый икәнлеген аңладым һәм минем дә әнием кебек табиб буласым килә.

БДИны уңышлы бирәм дисәң, ким дигәндә ике ел алдан әзерләнә башларга кирәк, минемчә. Шәхсән үзем репетитор белән дә һәм онлайн мәктәптә дә шөгыльләндем. Кешенең үзеннән дә бик күп нәрсә тора. Әгәр дә теләп, тырышып укымыйсың икән, репетитор гына синең башыңа белемне сала алмый. Текә репетиторың гына булу имтиханда югары күрсәткечләр вәгъдә итми. Әлбәттә, репетитор сине юнәлтеп, аңлатып тора. Мөстәкыйль шөгыльләнүне дә онытырга ярамый. 

Үз-үземә белем дәрәҗәмне исбатлау, ягъни 100 балл җыю мине канатландырып торды, – ди ул. 

Румия Ибраһимова киләчәк 11 нче сыйныф укучыларына үзенең киңәшләрен дә бирде:

Беренчедән, сайлаган фәнне яратырга кирәк. Имтиханда эләккән вариантка «гашыйк булыгыз». Биремнәрне яратып эшләгез, игътибарыгызны читкә юнәлтмәгез. БДИ турында әллә нинди куркыныч нәрсәләр сөйләп бер-берләрен куркытып бетерәләр. Бер дә борчылмагыз, бу алай түгел. Ел дәвамында әзерләнгәнсез икән, барысы да яхшы булачак, – ди ул. 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Имтиханда дулкынланырга ярамый»

Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназия укучысы Альбина Сәйфуллина да ике имтиханны 200 баллга тапшырган. Ул рус теле һәм химиядән үзенә имтиханны 100 баллга бирергә дип максат та куйган булган.

Максатым бар иде, тик моның ни дәрәҗәдә кыен икәнлеген дә аңлый идем. Химиядән 100 балл җыйганымны күргәч, башта ышана алмыйча тордым. Шатлыгымнан елап ук җибәрдем. Рус теле нәтиҗәләрен көткәндә, бөтен кеше иртән «Ничә балл», – дип сорап язган иде инде. Иптәш кызыма да әйттем: «100 балл булмаса, кәефем төшәчәк, чөнки мин бик каты әзерләндем», – дим. Рус теленнән дә иң югары нәтиҗәне күргәч, шок хәлендә калдым. Әнием дә минем өчен куанды.

Мин Санкт-Петербург шәһәрендәге тау университетына укырга керергә җыенам. Кичә генә гаризамны электрон рәвештә җибәрдем. Бүген тагын берничә җиргә гариза биреп карарга булдым.

Фото: © Альбина Сәйфуллинаның шәхси архивыннан

11 нче сыйныфта укыганда БДИ бирәчәк фәннәрне тагын да ныклабрак өйрәнергә, укырга кирәк. Дөрес, имтихан бирелми торган башка фәннәргә игътибар кими, чөнки бөтен нәрсәгә дә өлгереп бетү мөмкин түгел. Башкалар ничектер, мин үзем шулай эшләдем. Онлайн мәктәпләрдән куркырга кирәкми. Күп кеше моны чынга алмый. Мин химиядән онлайн мәктәптә видео, вебинарлар карадым. Рус теле һәм математикадан да шулай ук шөгыльләндем.

10 нчы сыйныфта укыганда ук БДИ биремнәрен, гомумән, имтиханның нәрсәдән торганын өйрәндем. Бу әлеге фәннән бөтен булган биремнәрне дә эшләп барырга кирәк дигән сүз түгел. Ә киресенчә, имтиханда эләгергә мөмкин булган биремнәрне эшләү мөһим.

Мәктәп базасы белән генә БДИны югары күрсәткечләргә биреп булмыйдыр. Мәсәлән, рус теленнән бөтен кирәкле төп мәгълүмат 10 нчы сыйныфка кадәр өйрәнелә, аннан кабатлау гына кала. Шуңа күрә монда баштан ук яхшы итеп укып, аңлап килергә кирәк. Репетитор белән шөгыльләнеп нәтиҗәләре бик үк яхшы булмаган укучыларны да беләм. Минем үземә онлайн мәктәптә шөгыльләнү бик ошады. Дөрес, монда да яхшысын сайлап алырга кирәк. Уку – логик эзлекле, аңлаешлы булырга тиеш.

Ел дәвамында үзеңнең тырышып укыганын, имтиханга ничек әзерләнгәнен белгән кеше борчылмыйдыр. Теләсәң, өйдә дә имтиханда була торган атмосфера тудырып, бланкларын чыгарып, бер үзең генә калып, имтихан биремнәрен эшләп карарга мөмкин. Болар да дулкынлануны җиңәргә ярдәм итә. Әгәр дә мин борчылсам, химиядән мондый яхшы нәтиҗәләргә ирешә дә алмаган булыр идем. Иң мөһиме шуны аңларга кирәк: артык борчылып, дулкынланып син үзеңә ярдәм итмисең, ә бәлки, киресенчә, зарар гына китерәсең.

Математикадан имтихан вакытында дулкынланудан эчем дә авырта башлаган иде дә, аннан үземне кулга алып, биремнәрне эшләргә тотындым, – диде Альбина.

Чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе Гүзәл ханым кызының уңышларына бик сөенгән:

Кызыма һәрвакыт «Син акыллы, барысы да яхшы булачак», – дип әйтеп тордым. Ул һәрвакыт үз алдына максат куеп, шуңа бара иде. Әлбәттә, баламның уңышына ышандым. Ул бит беренче сыйныфтан ук яхшы билгеләренә генә укып, бөтен өй эшләрен дә эшләп килде. Химиядән 100 балл алачагына иманым камил иде. Рус теле нәтиҗәләрен дә белгәч, бигрәк тә шатландык, – диде Альбинаны әнисе Гүзәл ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100