БДИ нәтиҗәләре: Татарстан имтиханны 100 баллга бирүчеләр буенча лидерлар өчлегенә керде
Быел республикада 459 укучы ЕГЭны 100 баллга тапшырган.
Бердәм дәүләт имтиханында йөз балл җыйган укучылар саны буенча Татарстан Россиянең иң алдынгы төбәкләре исемлегенә керде. Республикада максималь 100 баллга бәяләнгән эшләр саны буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе теркәлгән. Бу хакта ТАСС исәпләү нәтиҗәләре сөйли.
Санкт-Петербург абсолют лидер булып танылган: анда 100 баллны 914 чыгарылыш сыйныф укучысы алган. Бу шәһәр өчен рекордлы нәтиҗә – 2025 елда мондый эшләр саны 536 булган. Икенче урында Мәскәү өлкәсе, анда 836 укучы максималь нәтиҗә күрсәткән. Татарстанда 459 йөз балллык эш теркәлгән, ә Краснодар краенда – 416. Кубань өчен бу соңгы 12 елдагы иң яхшы нәтиҗә. Ике төбәктә дә максималь балл алган укучылар саны 350дән артып китә. Йөз балллык нәтиҗәләр саны арту Ростов өлкәсендә дә күзәтелә, анда хәзерге вакытта максималь баллы 216 эш теркәлгән.
Мәскәүдәге аеруча соклангыч нәтиҗә аерым үрнәк итеп китерелә: инженерлык юнәлеше сыйныфы укучысы Екатерина Малкова биш предмет – рус теле, профильле математика, химия, физика һәм информатика фәннәреннән суммасы буенча максималь 500 балл җыйган. Бу – БДИ кертелгәннән бирле 25 ел эчендә беренче шундый очрак.
Берничә төбәк 2026 елгы нәтиҗәләре буенча 2025 ел белән чагыштырганда үз күрсәткечләрен яхшырткан. Сахалин, Бурятия, Новосибирск, Ленинград, Калуга һәм Пенза өлкәләрендә йөз балллык нәтиҗәләр саны ике тапкырга диярлек арткан. Рекордлы күрсәткечләр Киров өлкәсендә (94 нәтиҗә), Төмән өлкәсендә (95), Рязань өлкәсендә (43), Камчаткада (11) һәм Адыгеяда (14) теркәлгән.
Башкортстанда да сизелерлек үсеш күзәтелә, анда бер предметтан 100 баллны 183 укучы алган (бер ел элек 159 булган).
Иң түбән күрсәткечләр Тывада һәм Чукоткада (өчәр нәтиҗә), Ненец автономияле округында һәм Магадан өлкәсендә (икешәр нәтиҗә) теркәлгән.