news_header_bot
Язманы тыңлагыз

БДИ һәм ГИА бирү тәртибендә нинди үзгәрешләр була?

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханы бирүчеләр өчен берничә яңалык керде.

news_top
БДИ һәм ГИА бирү тәртибендә нинди үзгәрешләр була?

Россиядә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт аттестациясен үткәрү тәртибе үзгәрде. Бу хакта Рособрнадзор сайтында хәбәр ителә.

Йомгаклау аттестациясе сроклары төгәл билгеләнде — вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакыт була. Имтихан өчен гариза биргәндә, укучы төгәл вакытны сайлап язарга тиеш.

Хәзер 9 сыйныф укучылары Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) торган рус теленнән әңгәмәне уңышлы узган очракта гына кертелә. Әңгәмә февральнең икенче чәршәмбесендә үткәрелә. Бу сынауны уза алмаучылар яки билгеле сәбәпләр аркасында бу көнне килмәүчеләр өчен өстәмә көн билгеләү карала.

11 сыйныф укучылары биш тел — инглиз, француз, немец, испан яки кытай телләре буенча БДИ бирә ала. Моннан тыш, укучылар информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре буенча БДИ бирә алачак.

Яңа үзгәрешләр буенча, чыгарылыш укучылары математика буенча Бердәм дәүләт имтиханының бер дәрәҗәсен генә сайлый ала. Әмма укучы канәгатьләнерлек нәтиҗәсенә ирешә алмаса, сайлаган дәрәҗәне үзгәртә һәм өстәмә срокларда математика буенча кабат имтихан бирә ала.

2019 елда БДИ биремнәре имтиханнар үткәрү пунктларына Интернет аша җибәреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар