БДИ буенча рекорд куйган Рамил Баһавиев: «Беренче урында – әзерлек, икенче урында – уңыш»
Мәктәп укучыларының төп сынавына 2 ай вакыт калды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының йөрәге бүген БДИ дип тибә, ата-аналарның уе да шул хакта гына.
Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен нәрсәгә игътибар итәргә? БДИга әзерләнгәндә үзеңне ниләрдән чикләргә? Репетитор белән өстәмә шөгыльләнү кирәкме, юкмы?
«Күзгә-сүз» тапшыруының узган атна чыгарылышында шул хакта сөйләштек. Кунагыбыз – 11 ел буена барлык предметларны татарча укып, БДИда барлык фәннәрдән дә 100әр балл җыйган «кичәге» укучы, КФУ студенты Рамил Баһавиев булды.
– Рамил, иң элек үзең белән таныштырып үт әле.
– Миңа 21 яшь, КФУда укыйм, буш вакытларымда «Солнце» мәктәбендә, үзем укыган 2нче гимназиядә һәм университет каршындагы мәктәптә математика буенча өстәмә дәресләр бирәм.
– 2019 елга әйләнеп кайтыйк әле. Барлык фәннән максималь балл җыюга беренче чиратта нәрсә ярдәм итте?
– Беренче урында, миңа калса, әзерлек һәм имтиханга җитди караш. 11 ел буе ничек кенә укысаң да, имтихан ул – бар кешене тигезли торган фактор. Шуңа күрә аңа ныклы әзерлек кирәк. Белмим, әзерлегем идеаль булмагандыр да, бәлки. Икенче урында – уңыш. Чөнки барлык теманы да үзләштереп бетерү бик кыен ул, имтиханнарның нинди буласын – кайсы мәсьәләнең җиңел яки катлаулы икәнен алдан әйтеп булмый. Ә шунда син белгән тема, таныш мәсьәләләр эләгү – имтиханны уңышлы тапшыру ихтималлыгын арттыра. Миңа уңыш та елмайды дип саныйм.
– Шулай да БДИга әзерлекне кайчан башларга? 10нчы класстамы? 11нче класстамы, әллә инде мәктәпкә керү беләнме?
– Әгәр безнең максат «имтиханны уңышлы тапшыру» икән – монысы бер әйбер, ә инде темаларны нормаль рәвештә үзләштереп, материалны аңлап бару – икенче. 10-11нче сыйныф – БДИга ныклап әзерләнү өчен иң кулай вакыт. Әлбәттә, бу – бар дөньядан читләшеп, имтиханга утыру дигән сүз түгел. Чөнки әле 11нче сыйнфта да үзләштерәсе темалар бар. Шулай да 10нчы сыйныфның башыннан барлык үтелгән темаларны атнасына бер көн булса да кабатлау – менә дигән базаны булдыра. Ә 11нче сыйныфта инде әзерлек сәгатьләрен арттырып, өстәмә дәресләрдә катнашу яки үзеңә план төзеп, шуның буенча әзерләнеп барырга кирәк. Ә гомумән алганда, укучылар 11 ел буе барлык темаларны үзләштереп барса, аңа имтихан бирү күпкә җиңелрәк булачак, билгеле. 10 ел буе укуга җитди карамыйча йөрсә инде, 11нче сыйныфта барлык бушлыкны тутырып бетерми хәле юк.
– Укучыбыздан килгән сорау: «Улым бер дә укырга яратмый, машина-трактор ише техника белән җенләнә. Минималь балл белән булса да БДИсын тапшырсын иде, дип телим. Минималь балл җыю өчен ким дигәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?»
– «Имтиханны минималь баллга тапшырыйм» дип максат кую – бик үк дөрес түгел. Чөнки нинди генә әзерлектә булсаң да, стресс, борчулар һәм башка тышкы факторлар тәэсирендә, белгән тема да онытылырга мөмкин. Хәтта төрле контроль эш, «пробный» вакытында алган билгедән дә түбәнрәккә ориентлашырга кирәк. Шуңа күрә күпме дә булса запас ясау мөһим. Кемдер 10-15, кемдер 20 балл дип әйтә аны. Минималь баллга тапшырасыгыз килсә дә, сез аңа 20 балл кушарга тиешсез. Имтиханны 80 баллга тапшырырга теләсәгез, 100 баллык материал үзләштерергә тиешсез.
БДИның беренче өлешендәге биремнәр шактый күп балл туплау мөмкинлеге бирә. Мин тапшырган елны беренче өлештә 62 балл җыярга мөмкин иде. Димәк, максималь баллның яртысыннан күбесен беренче өлештә үк җыярга мөмкин.
– «Игезәк кызларым 11нче сыйныфта укый. Берсе уку елы башлану белән үз-үзенә бикләнде, юньләп сөйләшми, бүлмәсендә утыра. Имтиханнарын тапшыра алмас, дип куркам. Миңа, әни кеше буларак, ситуациягә ничек тәэсир итәргә?»
– Үземә килгәндә, әти-әниләр тарафыннан каты басым булмады. «11 ел буе «бишле»гә укып, имтиханнарны яхшы тапшырырга тиешсең», – дигән фәрманнар да ишетмәдем. Тыныч, гадәти атмосфера хөкем сөрде безнең өйдә. Мин җитдилекне аңладым, шуңа ахры әти-әни дә җиңел карады. Билгеле, әти-әни йөзенә кызыллык китерәсе килмичә, яхшылап әзерләнергә тырыштым.
Балаларга һәм әти-әниләргә имтиханның җәмгыятьтәге урыны да нык тәэсир итә. БДИга игътибар чамадан тыш бездә. Репортажлар, чыгышлар, журналист язмалары...
Имтихан тапшыру, югары уку йортына керү-кермәү – кеше тормышында зур роль роль уйный торган фактор түгел дип саныйм мин. БДИны 399 баллга тапшырсам да, мин бу баллар турында күптән оныттым. Имтихан тапшырмаудан дөнья бетми, шуңа күрә әти-әниләргә дә арты басым ясарга кирәкми. Әгәр инде балагыз 11 ел дәвамында фәннәрне үзләштергән икән, ул имтиханын тапшыра алачак. Ә инде балагыз бөтенләй трай тибеп йөри, бар нәрсәгә җавапсыз карый икән, монда берәр стимул кирәк, дип саныйм. Мәсәлән, тәмәкенең организмга зыяны турында сөйләгәндә, тискәре мисаллар китерәләр бит. Бәлки, монда да имтихан тапшыра алмасаң яки начар баллга тапшырсаң, киләчәгең ничек була, кебек мисаллар китерергә кирәктер. Шундый формат булдырырга кирәк, Ютубтамы, телевидениедәме... Билгеле, монда мисаллар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Шуларга нигезләнеп, чыгарылыш сыйныф укучысы үзенә нәтиҗә ясар, дип уйлыйм.
– Чыгарылыш сыйныф укучылары тормышында әти-әни, укытучылардан тыш, репетиторлар да мөһим роль уйный. Репетитор кирәкме ул? Аны ничек сайларга? Бөтен репетиторлар да үзләре турында матур итеп сөйли алалар. Портфолио сораудан, кешеләрдән «отзыв» алудан тыш, репетиторның әйбәт, чынлап та имтиханга әзерләвен нинди күрсәткечләр аша белеп була?
– Репетитор белән шөгыльләнмәгән кеше буларак, мин әлеге сорауга, бәлки, тулаем дөрес итеп җавап та бирә алмамдыр. Мин үзем кемгәдер йөреп, өстәмә дәресләр алмадым, ә төркем эчендә шөгыльләндем. Миңа калса, моның да файдасы бар, чөнки коллективта төрле әзерлектәге укучылар булса, конкуренция барлыкка килә. Әгәр төркемдә бала үзен «үз тәлинкәсендә» итеп хис итә алмый икән, репетитор турында уйларга кирәк.
Белдерүләр буенча эзләгәндә, белгечнең эш тәҗрибәсенә дә карарга кирәк. Шулай ук ул шөгыльләнгән укучыларның нәтиҗәләрен сорашу да төп фактор булып тора. Ныклап шөгыльләнә башлаганчы, бер-ике «пробный» дәрес алырга да мөмкин.
– Баланы мәктәптә БДИ тапшырыр өчен укыталар икән, нигә кеше репетитор ялларга тиеш? Репетиторлар кирәк икән, бу – мәктәптә укыту дәрәҗәсе шулкадәр начар, дигәнне аңлатамы? Ни өчен укытучылар салымнар исәбенә яши, әле ата-ана, өстәвенә, репетитор да ялларга тиеш?
– Бик тирән сорау, бәлки, мин дә тирәнгә кереп китәрмен. Миңа калса, моңа БДИ системасы сәбәпчедер. Чөнки БДИ керткәндә, аңа чыгарылыш һәм вузга керү имтиханнарын кушарга теләделәр, дип уйлыйм. Моның отышлы яклары да бар, билгеле. Укучыларга, бер генә имтихан тапшырып, «ике куян койрыгын берьюлы тоту» мөмкинлеге бирелә. Икенче яктан, һәр мәктәпнең, вузның әзерлек программасы төрле. Шуңа күрә мәктәп билгеле бер программа буенча укытып, чыгарылыш имтиханында конкрет темалар тәкъдим итәргә мөмкин. Уку йортлары да үзе әзерли торган профиль буенча өстәмә биремнәр бирә иде элек.
Миңа калса, чыгарылыш һәм кабул итү имтиханнарын кушу ахырга кадәр плюсларга ия түгел. Шуңа күрә каршылыклар да барлыкка килә. Каршылыклар әзерлек системасында да чагылыш таба. Ни өчен дигәндә, мәктәпләр төрле программа буенча укытып, 10-11нче сыйныфта программада булмаган темалар кертеп, аларны тиз арада өйрәнеп бетерү бурычы куя. Вузларда да аермалар барлыкка килә: югары балл җыючылар «престижлы» уку йортларына керә, уртача балл җыючылар провинциаль вузларга эләгә.
Билгеле, бала фәнне үзләштереп бетерми икән, укытучылар белән сөйләшеп, уртак фикергә килергә кирәктер. Каршылыклар булса инде, башка әзерлек ысулларына, шул ук репетиторларга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Хәзер без шундый кагыйдәләр буенча яшәргә тиешбез. Система шундый булганда, башка чишелеш табу бик кыен булачак.
– Ярый ла, шәһәр мәктәпләрендә укучылар репетитор яллый ала. Ә авылда нишләргә? Бөтен кешенең дә район үзәгенә йөрергә мөмкинлеге юк бит. Онлайн репетиторларның файдасы бармы аның?
– Авылда яшәүчеләр өчен, чыннан да, хәл катлаулырак. Мәктәптә укыту дәрәҗәсе дә башка төрле инде, дөресен әйтим. Шуның нәтиҗәсендә, балалар да кайбер темаларны тирәнтен үзләштерә алмый. Бу очракта онлайн мәктәп яки онлайн репетиторга мөрәҗәгать итү отышлы. Монда теләсә кайсы предметтан, төрле дәрәҗәдәге әзерлек алырга була. Бүген онлайн мәктәпләр индустриясе шактый зур үсеш алган. Әйтик, Казан бу өлкәдә алдынгы рәтләрдә. Ел буе әзерлек кирәкмәскә дә мөмкин. Кайбер онлайн мәктәпләр билгеле бер тема буенча дәресләр циклын тәкъдим итә. Һәм инде сез бу темада җитешсезлекләр, икеләнүләр күрәсез икән, үзегезгә кирәкле бүлекне сайларга мөмкин.
Тик шунысы бар: онлайн мәктәптә шөгыльләнәсезме, репетитордамы – имтиханда тиешле балл җыя алмасагыз, җаваплылыкны аларга йөкли алмыйсыз, шуны да аңласагыз иде.
– Рамил, соңгы елларда шундый тенденция бар: БДИдан куркып, балалар 9нчы сыйныфтан училище һәм техникумнарга китә. Әмма ишеткән бар – анда укыганнан соң укучы вузга керергә уйласа, БДИтапшыруы кыен, чөнки анда БДИга бөтенләй әзерләмиләр, имеш. Бу чыннан да шулай микән?
– Техникум тәмамлаган студент югары уку йортына керергә уйласа, БДИны мәҗбүри бирәсеме икән, әллә өстәмә рәвештәме? Мин моны конкрет белмим. Техникум белеме белән генә, чыннан да, имтихан тапшырып булмый. БДИ кирәк икән, 10-11нче сыйныфта әзерлек ничек бара, шулай ук шөгыльләнергә кирәк булачак.
Тагын шуны да әйтер идем: 11нче сыйныфтан соң бирә торган БДИ 9нчы сыйныфтан соң бирә торган имтиханга охшаган, хәтта бер өлеше кабатлана да.
– Рамил, татар мәктәбендә татарча укып, русча БДИ бирүдән ничек курыкмаска?
– Ничек дип... 11нче сыйныфта терминнарның русча атамаларын да әйтеп бардылар. Иң мөһиме: биремнең рус телендә булуы түгел, асылын аңлау.
– Имтиханга әзерләнү чорында режим нинди булырга тиеш?
– Режимны һәркем үзе булдыра. Мәктәптә әзерләнеп, өстәмә дәресләргә йөреп, минем үзенә күрә көн тәртибе булдырылган, 3-4 көн минем шундый әзерлек чаралары белән тулган иде. Буш көннәрдә йә ял итеп, йә мәктәптән биргән биремнәрне чишеп, йә «Решу ЕГЭ» сайтында утыра идем. Ул – бик уңайлы портал, авыл балалары рәхәтләнеп шуннан файдалана ала. Анда бер үк темага бер үк типтагы берничә мәсьәлә табарга була. Мин башта бер мәсьәләне чишеп карыйм, чишә алсам, бик әйбәт, чишә алмасам, портал тәкъдим иткән чишелешкә карап, шуңа охшаш икенче биремне үтим. Бер теманы алып, аңлап бетергәнче шуның өстендә утырырга кирәк.
– БДИ ул – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә сынау. Әти-әниләргә нинди киңәш бирер идегез?
– Мөнәсәбәтләрне үзгәртмәскә. Имтихан ул – тормышның бер этабы гына. Балага карата басым булырга тиеш түгел. Чама хисен онытырга ярамый. Балагызга һәрвакыт терәк һәм кирәк булыгыз.
– Имтиханга әзерләнгәндә нәрсәләрдән баш тартырга кирәк?
– Имтиханга әзерләнгәндә тормышны төбе-тамырыннан үзгәртү кирәк дип уйламыйм. Мәсәлән, спортзалга йөрисез икән – йөрегез, бу – сезне тонуста тота. Ә менә социаль челтәрләр мәсьәләсендә чаманы онытмагыз. Көнлек теманы үзләштереп бетергәч, кереп карап чыксагыз була, әлбәттә. Үзегезгә зыян китермәслек итеп кулланыгыз.
– Рамил, әгәр сез минем урында булсагыз, үзегезгә нинди сорау бирер идегез?
– Мин 2019 елдан бирле шундый оригиналь сорау көттем. Ниһаять, сез шундый сорау бирдегез. Мин үземнән: «БДИ тапшыру сезнең тормышны үзгәрттеме?» – дип сорар идем.
– Һәм җавабы?
– Җавабы – юк. Бу – башкаларга да бер ориентир булсын иде. Имтихан ул – бер этап кына. Имтиханны уңышлы бирү – бик хуп гамәл, бирә алмаудан да дөнья бетми.