Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

БДИ-2023 апелляциясе: Балларны ничек кайтарырга?

news_top_970_100
БДИ-2023 апелляциясе: Балларны ничек кайтарырга?
"Татар-информ" архивы

Төп чорда БДИ-2023 тапшыручыларга апелляцияне ничек бирергә? Әгәр дә сез куелган баллар белән килешмәсәгез, БДИ нәтиҗәләрен рәсми игълан иткән көннән соң апелляциягә 2 эш көне дәвамында бирелә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Гаризаны апелляция конфликтлы комиссиягә кергән көннән 4 эш көне дәвамында карарга тиешләр.

Аппеляция имтихан үткәрү тәртибе бозылганда, алынган баллар белән риза булмаган очракта бирелә.

Турыдан-туры конфликтлы комиссиягә яки үз мәктәбеңә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәктәп җитәкчелеге бу очракта үзе конфликтлы комиссиягә гариза тапшырачак. Апелляцияне карау вакыты һәм урыны турында алдан ук хәбәр итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100