Сайлау участоклары өйдән тавыш бирү буенча 70тән артык мөрәҗәгать кабул иткән
Татарстанда 15:00 сәгатькә сайлаучыларның 23,5 проценты тавыш биргән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, тавыш бирү штат режимында уза. Сайлау участокларында комиссия әгъзалары, җирле һәм чит ил күзәтүчеләре эшли. Хәзерге вакытта Татарстанда Казахстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Мухтар Ерман җитәкчелегендә БДБ илләреннән килгән күзәтүчеләр дә эшли.
«Алар сайлау участокларында булдылар. Участок сайлау комиссияләренең эшен оештыру дәрәҗәсен һәм сайлаучыларның активлыгын югары бәяләделәр», – дип белдерде Андрей Кондратьев.
Чит ил күзәтүчеләре республикада өч көн буе эшләячәк. Алар кайсы участокка барырга икәнен үзләре сайлый, шулай ук җирле күзәтүчеләр белән аралаша. «Чит ил вәкилләре иң беренче чиратта алар белән сөйләшә: участоктагы вазгыять, хәлләр турында кызыксына. Бу – эшлекле аралашу», – диде ул.
Кондратьев шулай ук сайлаучыларның өйдә тавыш бирү мөмкинлеге барлыгын искәртте. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта 72 мөрәҗәгать килгән.
«Өйдә тавыш бирү өчен гаризалар участок сайлау комиссияләрендә, шулай ук участок комиссияләре телефоннары аша 20 сентябрь көнне 14:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Мөрәҗәгатьне телефон аша туганнар, күршеләр яки социаль хезмәткәрләр ярдәмендә дә җиткерергә мөмкин», – дип белдерде Андрей Кондратьев.
- Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.