Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Базиликтан «песто» соусы рецепты

news_top_970_100
Базиликтан «песто» соусы рецепты
Фото: Freepik.com

Бакчада үстергән яшел тәмләткеч – базилик, ягъни рәйхан яфракларыннан итальянча тәмле соус әзерләп була. Бу соусны ипигә ягып яки спагетти, макароннар, кыздырылган йомырка белән дә ашарга тәмле. Пиццага салырга мөмкин. Итальянча «песто» соусы рецептын «Атна вакыйгалары» газетасы тәкъдим итә.

Соус ясау өчен кирәк: 50 грамм базилик, ягъни рәйхан яфрагы, 50 грамм пармезан кебек каты сыр, 4-5 аш кашыгы зәйтүн мае, 3 тырнак сарымсак, 25 грамм эрбет (кедр) чикләвеге, бер чеметем тоз.

Соусны блендерда ясарга була. Иң мөһиме – барысын да бик вак итеп турарга. Мәсәлән, рәйхан яфракларын турарга, сырны вак угычтан уарга, сарымсакны сытарга мөмкин. Соңыннан сыек май, эрбет чикләвеге һәм тоз салып бутарга. Эрбетнеке булмаса, вакланган әстерхан, урман яки бадәм чикләвеге дә ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100