news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баздан бәрәңге чыгарганда нинди кагыйдәне истә тотарга кирәк?

Сорауга ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

news_top
Баздан бәрәңге чыгарганда нинди кагыйдәне истә тотарга кирәк?

- Сәламәтлегегезне саклау өчен көздән салган яшелчәләрне араларга кирәк. Күпләр май бәйрәмнәрендә баздан бәрәңге чыгара. Әгәр тычкан кимергән яки тешләгән бәрәңге күрәсез икән, аны юк итегез. Тешләнгән урынны киссәгез дә, аны үзегезгә дә, малларга да ашарга ярамый. Бәрәңге саклана торган базга тычкан төшү – киң таралган күренеш. Шуңа күрә базга төшкәндә битлек һәм перчатка кияргә кирәк.

Тычкан бизгәге – җитди авыру. Аның вирусы коры килеш саклана. Әгәр базда кимерүчеләр кунак булып, үзләреннән эз (сидек, тизәк) калдырган икән, ул һава аша авыру таратучы булып тора. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар