Җилләтелми торган подвалда яки базда бәрәңге череп ятса, куркыныч күләмдә углекислый газ бүленеп чыга. Бу хакта врач-гастроэнтеролог Екатерина Кашух сөйләде, дип яза «Радио 1» сайты.
Бәрәңге черегәндә бактерияләр һәм гөмбәчекләр актив бүленеп чыга башлый. Бу микроорганизмнар барлык тереклек кебек сулыш өчен кислородка мохтаҗ һәм икенчел продукт буларак углекислый газ бүлеп чыгара. Вентиляция җитәрлек булмаганда базда яки подвалда углексилый газ концентрациясе бик тиз арта, бу һава составын үзгәртә, дип аңлаткан белгеч.
Углекислый газ концентрациясе югары булган һаваны сулаганда кеше аңын югалтырга мөмкин. Шуңа күрә базга төшәр алдыннан аны яхшылап җилләтергә кирәк, дип киңәш итте Кашух.